Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Күп кенә бөгелмәлеләр вакытыннан алда тавыш бирделәр

Шәһәр халкы РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүләренең бер атналык форматын бәяләделәр.

Исегезгә төшерәбез, ил халкына үзләренең гражданлык позициясен күрсәтергә 25 июньнән тәкъдим иттеләр. Бу көннән башлап, район сайлау участоклары иртәдән кичкә кадәр эшләде. Тавыш бирү өчен соңгы көн итеп 1 июль игълан ителде.

Кайбер бөгелмәлеләр бу датаны көтеп тормадылар, алдан тавыш бирделәр. Әйтик, 1126 һәм 1127нче участок сайлау комиссияләре урнашкан 5нче мәктәптә шулай булды. 1126нчы сайлау участогында 1 640 кеше теркәлгән, шуларның 1 089ы вакытыннан алда тавыш биргән. Шул ук вакытта электрон бюллетеньдәге «яклыйм» яки «каршы» сүзләре янында, РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша дистанцион рәвештә, тамга кую хокукыннан беркем дә файдаланмаган.

Бүген, 1 июль көнне, 5нче мәктәптә кунакларны температураны үлчәү, индивидуаль саклану чаралары тапшыру белән стандарт процедура көтте. Шуннан соң алар бюллетеньнәр алдылар һәм тавыш бирергә бардылар.

- Россия Конституциясенә төзәтмәләр белән таныш. Беренче чиратта безгә пенсияләрне мәҗбүри индексацияләү турындагы инициативалар ошады, чөнки өлкән кешеләрнең барысының да пенсиясе зур түгел, шулай ук һәркем файдалана алырлык һәм сыйфатлы медицина ярдәме турындагысы да күңелгә хуш килде, - диделәр ирле-хатынлы Купцовлар «Бөгелмә авазы» корреспондентына.

 Бөгелмәдә РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирү дәвам итә.

Юрий ВЯЧЕСЛАВОВ

ФОТО: Юрий ВЯЧЕСЛАВОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса