Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Күп балалы хатын яңа туган сабыйны кер машинасында юган

Сабый һәлак булган.

Свердловск өлкәсенең Талица шәһәрендә бер хатын яңа туган баласын кер машинасына салып юган. Бу турыда Екатеринбург.Онлайн хокук саклау органнарындагы чыганагына сылтама белән хәбәр итте.

Басма мәгълүматы буенча, фаҗига күп балалы гаиләдә була. Төнлә белән әти кеше, өч өлкән бала йоклый. Йөкле хатын шушы төнне баласын вакытыннан алда таба. Аннары ул баланы кер юа торган машинага салып, җайланманы эшләтеп җибәрә. Хатын бу гамәлен «Бала үле килеш туды», дип аңлата.
Күрше-күлән сүзләренчә, ир кеше иртән уянгач, полиция хезмәткәрләрен чакыра. Ул балаларын мәктәпкә озатырга җыена, шул вакытта канга баткан хатынын күреп ала.
Урынга хокук саклаучылар килгән, тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.
Эчке эшләр министрлыгы, Тикшерү комитеты әлегә рәсми мәгълүмат таратмады.
Хәзер 31 яшьлек Надежданы дүрт елга төрмәгә утыртулары ихтимал, дип яза «Комсомольская правда» сайты.
Дус кызлары Надежданы яхшы ана дип бәяли. «Ул балаларын бик ярата һәм тәрбияли», — ди алар.
Надежда дүртенче баласын таба. Аның олы улы, ике нәни кызы үсеп килә. Беренче ире белән алты ел элек аерылышкан, 2017 елда кабат кияүгә чыккан булган. Надежда өйдә утырып тормый, ул парикмахер булып эшли.
23 гыйнвар кичендә тулгагы башлангач, күп балалы хатын никтер табибларга да, иренә дә берни әйтми, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса