Кояшлы елмаюы күңелләрне яктырта
Тәскирә Йосыф кызы Зарипова 33нче “Аленький цветочек” балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.
Ләйсән Зарипованың тугры дуслары, яраткан шөгыле, көчле холкы, биюгә мәхәббәте... һәм Даун синдромы бар... Аңа нибары 15 яшь. Кызының сау-сәламәт балаларның да күбесе ирешә алмаган үрләргә ирешә алуы турында Тәскирә Йосыф кызы “Бөгелмә авазы” хәбәрчесе белән уртаклашты.
Тәскирә Йосыф кызы Зарипова 33нче “Аленький цветочек” балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Татар милли ризыкларын пешерергә ярата. Ул ике бала әнисе.
Олы улы Радик, 1998 елның декабрь аенда туа, Лениногорск политехника көллиятен тәмамлаган. Бүгенгесе көндә һөнәре буенча эретеп ябыштыручы булып эшли.
Кызы Ләйсән 2007 елның 12 маенда туа. Быел ул сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәпне тәмамлаган һәм “Пешекче-кондитер” белгечлеге буенча Бөгелмә төзелеш-техник көллиятенә керү өчен документларын тапшырган. Хыялы: әнисе кебек тәмле милли ризыклар пешереп шәһәрдәшләрен сыйларга.
Тулы әңгәмәне “Бөгелмә авазы” газетасының 22нче санында укый аласыз.
Айсылу НУРЕТДИНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа