Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов мәдәният хезмәткәрләрен, тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре - Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан ихлас котлады.
"Бу - мәдәниятебезне саклаучылар, үстерүчеләр: музей һәм китапханә хезмәткәрләре, мәдәният йортлары җитәкчеләре, авыл клублары хезмәтчәннәре, үзешчән сәнгать коллективлары - һәммәсе дә мавыгып эшләүче иҗади, инициативалы кешеләр, - диелә котлауда. - Бөгелмә муниципаль райо-
ны мәдәният тармагының яхшы потенциалы бар. Районыбызның мәдәни тормышы актив, бай һәм төрле. Елның-елында анда җирле генә түгел, ә төбәк-
ара һәм республика-өлкә күләмендәге әһәмияткә ия булган вакыйгалар да булып тора. Болар: бәйгеләр, форумнар, фестивальләр, күргәзмәләр, концертлар... Мәдәният хезмәткәрләре төрле проектларны, программаларны, иҗади инициативаларны тормышка ашыру өлкәсендә уңышлы эшлиләр, шуның белән бөгелмәләр тормышын да мәгънәле, күңелле һәм файдалы итәләр.
Сезнең тырышлыкка, үз һөнәрегезгә бирелгәнлеккә күрә, мәдәни традицияләр саклана, буыннар арасында ныклы элемтә тәэмин ителә. Иҗтиһатыгыз әхлаклылык, рухият һәм патриотлык хисләре тәрбияләүгә юнәлеш бирә. Һәммәгезне дә бәйрәм белән котлыйм, иҗади уңышлар, илһамлы тормыш, иң яхшы проектларыгызның гамәлгә ашуын телим!"