Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате тармагы ветераннары һәм хезмәтчәннәре! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән ихлас котлыйм!
Нефтьче һөнәре - көчлеләр һәм кыюлар һөнәре. Төпле фикерләү, ышанычлылык һәм зур җаваплылык - менә сезнең һөнәр ияләренә хас сыйфатлар.
Шәһәребез үсешенә керткән өлешегез бәяләп бетергесез. Озак дистә...
Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате тармагы ветераннары һәм хезмәтчәннәре! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән ихлас котлыйм!
Нефтьче һөнәре - көчлеләр һәм кыюлар һөнәре. Төпле фикерләү, ышанычлылык һәм зур җаваплылык - менә сезнең һөнәр ияләренә хас сыйфатлар.
Шәһәребез үсешенә керткән өлешегез бәяләп бетергесез. Озак дистә еллар дә-вамында фидакарь хезмәтегез белән күп
кенә икътисади һәм социаль проблемалар чишелә, имин тормыш тәэмин ителә. Нефть, ягулык-энергетика сферасы предприятиеләре күп еллар дәвамында районыбыз икътисадына саллы өлеш кертәләр, шәһәр һәм район үсеше өчен ышанычлы база булдыралар, энергетика куркынычсызлы-
гын тәэмин итәләр, социаль тотрыклылык-
ның ныклы нигезе булып торалар. Ветераннарның данлы традицияләрен балалары, оныклары һәм оныкларының балалары дәвам иттерә. Аларның күбесе бүген дә безнең арабызда яши һәм данлы хезмәт династияләре вәкилләре булып торалар.
Хөрмәтле ветераннарга - чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек, күңел күтәренеклеге, ә яшьләргә һәрбер проблеманы уңышлы чишү өчен көч һәм бетмәс-төкәнмәс дәрт-дәрман телим. Бәйрәм белән!
Иң изге теләкләр белән,
Илдус КАСЫЙМОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,
Бөгелмә шәһәре мэры.