Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Котлаулар

Авылдагы хезмәт - игелекле хезмәт Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәме уңаеннан Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов барлык авыл хезмәт-чәннәрен чын күңелдән җылы котлады. "Бу көн - кырларда һәм фермаларда эшләүчеләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, азык-төлек һәм эшкәртү индустриясе хезмәтчәннәре һәм авыл хуҗалыгы ветераннары көне...

Авылдагы хезмәт - игелекле хезмәт

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәме уңаеннан Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов барлык авыл хезмәт-чәннәрен чын күңелдән җылы котлады.
"Бу көн - кырларда һәм фермаларда эшләүчеләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, азык-төлек һәм эшкәртү индустриясе хезмәтчәннәре һәм авыл хуҗалыгы ветераннары көне ул. Таңнан кара төнгәчә эштә булып, һәммәбезне дә ипекәй, ит, сөт һәм башка азык-төлек белән тәэмин итүчеләрне чын күңелдән котлыйм! - диелә тәбрикләүдә. - Районыбыз игенчеләренә аерым рәхмәт белдерәсем килә. Һава шартларына бәйле кыенлыкларга карамастан, җыеп алган иген уңышы районыбыз һәм шәһәр халкын икмәк белән тәэмин итәрлек булды.
Малларның баш санын һәм аларның продуктлылыгын саклап кала алган терлекчеләргә дә рәхмәтем чиксез. Бүген Бөгелмә районында гаилә фермалары барлыкка килә, шәхси хуҗалыклар саны арта, авыл хуҗалыгын торгызу өчен инвестицияләр кертелә, эшкәртү комплексы уңышлы гына эшләп килә.
Көндәлек тырыш хезмәтегез, бәһаләп бетергесез бай тормыш һәм эш тәҗрибәгезне яшьләр белән бик теләп уртаклашканыгыз өчен, авыл хуҗалыгы, аграр комплекс һәм эшкәртү сәнәгате ветераннары, сезгә тирән ихтирам белән аерым котлауларым һәм рәхмәтем ирешсен иде.
Авылдагы хезмәт - игелекле хезмәт. Тырышлыгыгыз, эш сөйгәнегез, туган туфракка һәм туган җиргә бирелгәнлегегез, үз эшегезне яратканыгыз өчен рәхмәт сезгә. Чын күңелдән сәламәтлек, бәхет һәм туган Бөгелмәбез иминлеге хакына башкара торган хезмәтегездә уңышлар телим".

Корбан гаете котлы булсын!
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов барлык дин кардәшләребезне Корбан бәйрәме белән тәбрик итте.
"Исламның меңнәрчә еллар дәвамында тупланган традицияләренә нигезләнгән Корбан бәйрәме - шәфкатьлелек, юмартлык һәм якын-тирәдәгеләргә миһербанлы булу үрнәге ул. Шәһәр һәм районыбыз мөселманнары бу бәйрәм көннәрендә туганнарын, нинди дин тотуына карамастан, күршеләрен, танышларын, дусларын сыйлый, мохтаҗларга ярдәм кулы суза. Шул рәвешле, мөселманнар гомумкешелек кыйммәтләренә ихтирамлы карашта
булуларын тагын бер кат раслыйлар.
Корбан бәйрәме көннәрендә изге хаҗ сәфәрендәгеләрнең олуг бурычлары да башкарыла. Барлык хаҗиларга изге сәфәрләрендә җиңеллек һәм Аллаһның рәхмәтенә ирешүләрен телибез.
Якты бәйрәм һәрбер йортка шатлык һәм тынычлык алып килсен! Бәхет, иминлек һәм муллык телим үзегезгә!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса