Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Коррупциягә каршы – яңача

26 февральдә Татар мәдәният үзәгендә Бөгелмә районы муниципаль берәмлекләре депутатларының очрашуы булып узды һәм анда коррупциягә каршы тору законнарындагы федераль законнардагы яңалыклар турында сүз барды. Ул яңалыклар турында Бөгелмә шәһәре мэры Ирина Белова сөйләде һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнары депутатларының да быелдан башлап, үз керемнәре, милеге, мөлкәти бурычлары һәм шулай...

26 февральдә Татар мәдәният үзәгендә Бөгелмә районы муниципаль берәмлекләре депутатларының очрашуы булып узды һәм анда коррупциягә каршы тору законнарындагы федераль законнардагы яңалыклар турында сүз барды.

Ул яңалыклар турында Бөгелмә шәһәре мэры Ирина Белова сөйләде һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнары депутатларының да быелдан башлап, үз керемнәре, милеге, мөлкәти бурычлары һәм шулай ук җәмәгатенең, балигъ булмаган балаларының да милек-мөлкәте турында РФ хокукый-норматив актларында күрсәтелгән тәртиптә хисап тотарга тиешлекләре турында җиткерде. Элек мондый мәгълүматларны муниципаль вазифалар башкаручы һәм даими нигездә эшләүче депутатлар гына бирә иде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса