Коррупциягә каршы юнәлешле муниципаль конкурсларда җиңүчеләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды
Бөгелмәнең Укучылар сараенда коррупциягә каршы юнәлешле муниципаль һәм республика конкурсларында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Бөгелмә укучылары "Бел һәм юл куйма" 2020 елгы республика конкурсында җиңүче булдылар. Аларны һәм җитәкчеләрне тантаналы шартларда Бөгелмә муниципаль районы Башлыгы ярдәмчесе Ольга Гафиятуллина котлады һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закировның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Быел коррупциягә каршы юнәлештәге иҗади эшләр Республика конкурсының муниципаль этабы 3 нче «Буравесник» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тарафыннан оештырылды һәм үткәрелде.
Җиңүчеләргә бүләкләрне мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Алсу Ягсуп кызы Муханова тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа