Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

"Коррупциягә каршы иҗат": бөгелмәлеләрне республика конкурсында катнашырга чакыралар

«Коррупциягә каршы иҗат» республика иҗади эшләр конкурсында 30 яшькә кадәрге укучылар, студентлар һәм эшләүче яшьләр вәкилләре катнаша ала.

Конкурста катнашучылар үз эшләрен 4 юнәлештә тәкъдим итә алалар: видеоролик, инфографика, рәсем һәм иҗади эш. Соңгы юнәлеш коррупциягә тискәре мөнәсәбәтне чагылдыра торган теләсә нинди эшләрне үз эченә ала, мәсәлән, открытка, шигырь, флешмоб, квест һ.б.лар. Ярышларда җиңүчеләр диплом һәм призлар алачак, ә аларның эшләре министрлыкның коррупциягә каршы чараларның реклама кампанияләрендә кулланылырга мөмкин.

Конкурс материаллары 2018 елның 16 ноябренә кадәр министрлыкның яңа бинасында, түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Сафьян урамы, 5 йорт, 307 бүлмә яки электрон почта буенча protivcorrupcii@gmail.com. җибәрергә мөмкин.

Бер катнашучыдан гаризалар саны чикләнмәгән. Җиңүчеләрне жюри - башкарма һәм закон чыгару хакимияте, иҗтимагый берләшмә вәкилләре һәм иҗади эшләр булдыру өлкәсе экспертлары билгеләячәк. Конкурс положениесендәге эшләр һәм бәяләү критерийлары белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://bit.ly/protivcorrupcii. Оештыручыларга сорауларны protivcorrupcii@gmail.com электрон почтасы аша җибәрергә һәм +79377786108 телефоны буенча хәбәр итәргә мөмкин.

http://bugulma.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса