Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Коррупция – яманлык”

"Үзәкләштерелгән район клублар системасы" муниципаль бюджет оешмасы составына керә торган Зелёная Роща авыл мәдәният йортында узган мәгълүмат сәгате "Коррупция - яманлык" дип аталды. Коррупция - бүгенге дөньяда иң актуаль проблема булып санала. Ул иҗтҗимагый тормышның бар катламына да үтеп кергән, социаль хәле, җәмгыятьтә тоткан урыны нинди булуга карамастан, һәрбер кешегә...

"Үзәкләштерелгән район клублар системасы" муниципаль бюджет оешмасы составына керә торган Зелёная Роща авыл мәдәният йортында узган мәгълүмат сәгате "Коррупция - яманлык" дип аталды.

Коррупция - бүгенге дөньяда иң актуаль проблема булып санала. Ул иҗтҗимагый тормышның бар катламына да үтеп кергән, социаль хәле, җәмгыятьтә тоткан урыны нинди булуга карамастан, һәрбер кешегә кагыла торган нәрсә. Кеше үз гомерендә бер генә тапкыр булса да, коррупция күренеше белән очрашмый калмый. Аңа каршы торырлык көч юкмыни соң? Каршы торырга мөмкин икән, нинди юллар белән каршы торып була?

Мәгълүмат сәгате барышында мәдәният йорты хезмәткәрләре коррупция күренешенә аңлатма бирергә, аның килеп чыгу сәбәпләрен, таралу шартларын ачыкларга омтылдылар. Билгеле ки, коррупцион хокук бозуларны профилактикалау төп максат итеп куелган иде.

Тыңлаучыларның игътибары "коррупция" төшенчәсенә аңлатма бирүгә, аның тарихи тамырларын ачыклауга, коррупцион эшчәнлекнең нинди нәтиҗәләргә китерүен, мондый хокук бозулар өчен нинди җаваплылык каралганлыгын аңлатуга юнәлдерелде. Чарада катнашучылар казна малын исраф итүчеләр, ришвәтчеләр, рибачылык белән шөгыльләнүчеләр турындагы кинофильмнарны искә төшерделәр, коррупция сәбәпләре һәм аны бетерү ысуллары турында кызып-кызып бәхәсләштеләр, тематик кроссворд сорауларына җавап бирделәр.

Чара ахырына якынлашканда, анда катнашучылар барысы да уртак фикергә килделәр: коррупция күренешләренең тамырына балта чабыйм дисәң, беренче чиратта, "чистарыну"ны үзеңнән башларга һәм аннан соң тирә-юньдәгеләрдән таләп итәргә кирәк. Нинди илдә - хокукый дәүләттәме, әллә коррупция челтәренә төренгәнендә яшәргәме икәнлеген, беренче чиратта, без үзебез хәл итәбез, ләбаса. Нинди генә шартларда да КЕШЕ булып кала белү кирәк шул! Намуслы, игелекле, гадел кеше булып...

Ольга БОРОДИНА,

Зелёная Роща авылы мәдәният йорты мөдире.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса