Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Коррупция каршы көрәштә һәркем булыша ала

Хәзерге вакытта Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлегенең икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш бүлеген полиция майоры Айрат Гайнуллин җитәкли.

Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы тору бүлегенең төп максатлары һәм бурычлары – икътисадый, салым һәм коррупция юнәлешендәге җинаятьләрне кисәтү, булдырмау һәм булганнарын ачыклау. Хәзерге вакытта Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы  бүлегенең икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш бүлеген полиция майоры Айрат Гайнуллин җитәкли.

– Айрат Әхмәтович, бүген сезнең бүлек нәрсәләр белән шөгыльләнә?

–   Бөгелмә эчке эшләр бүлегенең икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге компетенциясенә дәүләтнең икътисадый мәнфәгатьләрен җинаятьчел кул сузулардан, ягүни урлашулардан саклау, шул исәптән салымнар һәм җыемнарны исәпләү һәм түләү өлкәсендә дә; коррупциягә каршы тору, шулай ук гражданнар, оешмалар һәм учреждениеләрнең икътисадый мәнфәгатьләрен яклау керә.

– Бүген коррупциянең нинди төрләре аеруча еш очрый?

– Бүгенге көндә коррупциянең төп формалары булып ришвәтчелек, хезмәт урыныннан явызларча файдалану, вазифаи вәкаләтләрне арттыру, хезмәт урыныннан файдаланып, ышанып тапшырылган акчаларны урлау тора.

– Агымдагы елда Бөгелмә муниципаль районы территориясендә ришвәтчелек очраклары булдымы һәм үз вазифаларыннан файдаланучылар бармы?

– Агымдагы елда полиция хезмәткәрләре, федераль куркынычсызлык хезмәте вәкилләре белән берлектә, Бөгелмә муниципаль районының “Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы” муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе М.А. Хисмәтуллинның законсыз эшчәнлеге фактын документлаштырды. Ул, эш урыныннан файдаланып, җир кишәрлекләре рәсмиләштергән өчен акчалата “бүләк” алган. Законсыз бу гамәлне ул төрле арадашчылар аша эшләгән, аларның берсе – С. В. Романов.

Моннан тыш, 12 октябрь көнне оператив-эзләү чарасын үткәрү барышында Бөгелмәнең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре шәһәр территориясендә комарлы уеннарны законсыз оештыру һәм үткәрү фактын документлаштырды. Вакыйга урынында хокук бозу теркәлде, уен клубының эшчәнлеге туктатылды. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының ТР идарәсенең Бөгелмә бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатылды.

– Безнең тормышыбызның кайсы өлкәләрендә коррупцион җинаятьләр ешрак ачыклана?

– Кызганычка, коррупция мәктәпкәчә учреждениедән башлап, эш урыннарына кадәр тормышыбызның барлык аспектларында диярлек чагылыш таба. Көндәлек тормышта еш кына шундый хәл күзәтелә: нинди дә булса рөхсәт алу өчен күпсанлы тикшерүләр үтәргә, законда билгеләнгән вакытны көтәргә туры килә. Болар барысы да теге яки бу орган билгеле бер рөхсәт алу өчен барысын да тиешенчә тикшерә алсын өчен эшләнә. Мәсәлән, нинди дә булса объектны төзүгә, теге яки бу объектны сату яки сатып алуга рөхсәт алу өчен. Мондый оешмаларда шәхесне ришвәт бирергә этәрү очраклары ешрак күзәтелә. Бу – лицензия-рөхсәт оешмалары, мәгариф, медицина, төзелеш тармаклары һәм тормышыбызның башка өлкәләренә дә карый.

Хәзерге вакытта коррупциягә каршы торуга аерым игътибар бирелә. җинаятьләрне профилактикалау, хокук бозуларга каршы җитди караш булдыруга юнәлтелгән эш алып барыла.

– Полиция хезмәткәрләре коррупционерларга турыдан-туры йогынты ясый торган, шулай ук андый җинаятьләр кылуга китерә торган сәбәпләрне һәм шартларны бетерү өчен нинди чаралар күрә?

– РФ Җинаятьләр турындагы кодексның 158нче маддәсе нигезендә, судка җибәрелгән барлык җинаять эшләре буенча да коррупцион җинаятьләр кылуга этәргеч биргән хәлләрне һәм башка закон бозуларны бетерү буенча чаралар күрү турында күрсәтмәләр кертелә.

– Коррупциягә бәйле эшләр озак караламы?

– Алар тиз генә тикшерелми. Кагыйдә буларак, фигурантлар шактый  белемле һәм дәрәҗәле затлар. Мондый җинаятьләр финанска бәйле, шуңа да тикшерү барышында катлаулы финанс, бухгалтерия, төзелеш буенча һәм кайбер башка экспертизалар үткәрү таләп ителә, алар исә озак вакытны сорый.

– Коррупция күренешләрен ачыклау һәм булдырмый калу чаралары күргәндә, сез нинди проблемалар белән очрашасыз?

– Төп проблема – җитди  җинаятьләр кылу (ришвәт алу-бирү, эш урыныннан явыз ният белән файдалану, урлашу) очракларына кагылышлы  эшләрдә катнашкан (мәҗбүр ителгән) гражданнарның ачылып китмәве, бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр итәргә куркулары.

– Гражданинга, җинаять эшенең фигуранты булмас өчен, нәрсәләр белергә кирәк?

– Вазыйфаи затларның теләсә нинди тәкъдим яки ишарәләренә гражданнар тарафыннан  реакция бер булырга тиеш – бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр итү. Шул ук вакытта “игелек эшләгән” затка акчалата бүләк яки матди милек бирергә кирәкми.  тапшырырга кирәкми.     

Гражданнар закон таләпләрен үтәргә тиеш, чөнки теләсә нинди шундый гамәл ришвәт бирү дип бәяләнә, ә моның өчен максималь җәза –унбиш елга кадәр иректән мәхрүм итү, шулай ук штраф санкцияләре дә каралган.

Гражданнар тотрыклы гражданлык позициясенә ия булырга, коррупция  күренешләренә түзеп, читтә тормаска һәм аларга каршы җавап бирергә тиеш. Түрәләрне законсыз бүләкләү, милек характерындагы хезмәт күрсәтүләр, шулай ук үз вәкаләтләреннән файдаланып, башка файда алу белән бәйле фактлар турында кичекмәстән хәбәр итеп, һәр кеше безгә хәлдән килгәнчә ярдәм итә ала.

Коррупция фактлары турында мәгълүматны җиткерү өчен, гражданнар түбәндәге адрес буенча турыдан-туры икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсенә мөрәҗәгать итә алалар: Бөгелмә шәһәре, Октябрь урамы, 7нче йорт.

Моннан тыш, җинаятьләр турында гаризалар һәм хәбәрләр тәүлек буе 8(85594) 6-96-02 телефоны аша Бөгелмә эчке эшләр бүлегенең дежур частенда кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса