Коронавируска каршы вакцинациянең тискәре йогынтысын атадылар
Татарстан халкына Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясату ирекле булачак.
Уңай ПЦР-тест һәм антитәнчекләр яңа коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник V вакцинасын куллануда препаратның килешмәвен күрсәтә торган билге булырга мөмкин. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Хәзерге вакытта уңай ПЦР-тест яки пациенттагы антитәнчекләр вакцинаның килешмәвен күрсәтә торган билге булырга мөмкин», – диде спикер.
Владимир Жаворонков искәрткәнчә, Татарстан халкына Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясату ирекле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа