Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Коронавирус йогышы таралу куркынычы белән бәйле рәвештә "Бөгелмә үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең эше турында

Вакытлы чаралар бер атна дәвамында – Россия Хөкүмәтенең аерым күрсәтмәсенә кадәр гамәлдә булачак.

РФ территориясендә COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча федераль программа нигезендә, Бөгелмә үзәк район хастаханәсе стационарында вакытлыча планлы госпитализацияләү туктатылды.
Поликлиника (Октябрь ур., 20) штат режимында эшли. Бар белгечләр дә, эпидемиягә каршы барлык кирәкле чараларны үтәгән хәлдә, авыруларны кабул итәләр.  
Өлкәннәрне диспансерлаштыру, медицина тикшерүләрен үткәрү вакытлыча туктатылды. Шулай ук коронавирус таралуны профилактикалау максатларында, әлегә балаларга профилактик медицина тикшерүе үткәрелмәячәк. 
Ашыгыч медицина ярдәме станциясе штат режимында эшли. 
Вакытлы чаралар бер атна дәвамында – Россия Хөкүмәтенең аерым күрсәтмәсенә кадәр гамәлдә булачак. 
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча штабның кайнар линиясе эшли. Сорауларны 8-800-222-59-00 телефоны буенча бирергә мөмкин (көн саен 7.30-20.00). Шулай ук «Бөгелмә үзәк район хастаханәсе»нең кайнар линиясе эшли: 4-01-00, 4-32-12, +7-917-26-49-77 (эш көннәрендә, 08: 00дән 17: 00гә кадәр, шимбә көнне-08.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр) .

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса