Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Коронавирус турында фейкалар өчен Примурьеда яшәүче бер хатын хөкем ителәчәк

Ул ханым интернет аша төбәк территориясендә Covid-19 вирусы белән авыручылар турында ялган мәгълүмат тараткан.

Коронавирус турында фейкалар өчен Примурьеда яшәүче бер хатын хөкем ителәчәк. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Пиамурьеда коронавирус  белән чирләүчеләр турында фейка-хәбәрләрне Амур өлкәсе полицейскийлары интернет челтәрен мониторинглаган вакытта күреп алалар. Аларның авторын тиз ачыклыйлар – Свободный шәһәрендә яшәүче хатын-кыз булып чыга ул.    

Шикләнелүчегә карата «массакүләм мәгълүматтан явызларча файдалану» маддәсе буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Хәзер аңа 30-100 мең сум штраф яный.

Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Ольга Кургановка сылтама ясап, ТАСС хәбәр иткәнчә, төбәктә эпидемия вәзгыяте тотрыклы, респиратор инфекцияләре белән авыручылар саны иң чик күрсәткечләрдән түбәнрәк һәм Амур өлкәсендә коронавирус йоктыру очраклары юк.

Элегрәк «Татар-информ» МА коронавируска каршы көрәш штабының ТРда 245 авыру турындагы хәбәрне фейка дип атавын хәбәр иткән иде. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева чит ил сәфәрләреннән кайтучыларга медицина күзәтүе өйләренә барып уздырыла, шулай ук аларның коронавирус симптомнары юк, дип ышандырды.

Фото: архив / Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса