Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Коръән укырга өйрәнәбез

19 март көнне Бөгелмәнең үзәк мәчетендә "Нурия" мөселман хатын-кызлар клубы әгъзалары балалар өчен Коръән уку бәйгесе оештырдылар. Бу күркәм чара балалары белән бергәләп, бер ай дәвамында Коръән сүрәләре өйрәнеп йөргән әниләр теләге белән оештырылды. Балалар уку башланганда ук бер айдан Коръән укучылар бәйгесе оештырылачагын, җиңүчеләр ачыкланачагын белеп, сүрәләрне кызыксынып, дәрт...

 

19 март көнне Бөгелмәнең үзәк мәчетендә "Нурия" мөселман хатын-кызлар клубы әгъзалары балалар өчен Коръән уку бәйгесе оештырдылар.

Бу күркәм чара балалары белән бергәләп, бер ай дәвамында Коръән сүрәләре өйрәнеп йөргән әниләр теләге белән оештырылды. Балалар уку башланганда ук бер айдан Коръән укучылар бәйгесе оештырылачагын, җиңүчеләр ачыкланачагын белеп, сүрәләрне кызыксынып, дәрт белән өйрәнделәр.

Чара башында милли киемнәргә киенгән алып баручылар гади, аңлаешлы тел белән балаларга Кытай, Африка, Согуд Гарәбстаны илләрендә Коръәнне ничек өйрәнүләре турында сөйләделәр. Аннары һәрбер бала Коръәннән үзе ятлаган сүрәне сөйләде. Чыгыш ясаучыларның һәрберсенә дә бүләкләр бирелде.

Бәйге мавыктыргыч хәрәкәтчән уеннар, башка төрле бәйге-ярышлар, кызыклы викториналар белән аралаштырып алып барылды һәм берәүне дә битараф калдырырлык булмады. Ә соңыннан барысы да бергәләп, тәмле тортлар белән чәй эчтеләр.

Бәйгедә барлыгы 50дән артык бала катнашты. Оештыручылар мондый файдалы һәм нәтиҗәле чараны квартал саен оештырырга ниятлиләр.

Рафис СӘЙФУЛЛИН,

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса