Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Корбан чалу йоласын үтәп булырмы?

Бисмилләһиррахманир-рахиим. Тиздән, 31 июльдә – Корбан Гаете. Мөселманнар олуг бәйрәмне үзгә бер дулкынлану белән көтә: Гает намазлары укылырмы, корбан чалу йоласы үтәлә алырмы?

Борчылуга нигез бар. Быел, коронавирус чире таралуга юл куймау максатыннан кертелгән чикләүләр гамәлдә булу сәбәпле, беренче олы бәйрәм – Рамазан гаетен, мәчетләрдә җәмәгать белән җыелып, Гает намазлары укып, бергә-бергә уздыра алмадык. Шуңа да газета укучыларыбызны борчый торган әлеге сорауларны Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе, ТР Көньяк-көнчыгыш районнары казые Рамил хәзрәт Хөснетдиновка юлладык.

 – Әссәламәгаләйкүм, хәзрәт. Әйтегез әле, быел Бөгелмә мөселманнары Корбан гаетен зурлап бәйрәм итә алырмы?

– Вәгаләйкүмәссәлам. Һәрбер мөселман кешесе Исламдагы ике олы бәйрәмнең берсе булган Корбан гаетен көтеп ала. Бәйрәм нинди генә шартларда да үзенең бөеклеген югалтмый.

Әмма быел, пандемия килеп чыгу сәбәпле, кешеләр сәламәтлеген саклау максатыннан кертелгән чикләүләр әле тулысынча бетерелмәде. Шуңа күрә дә, мәчеләребезгә күпләп җыелып, Гает намазларын укый алырбызмы – төгәл генә әйтеп булмый. Бәйрәм көне якынлашканда, бу җәһәттән Татарстан Республикасы Диния нәзарәтеннән, мөфти хәзрәтләре тарафыннан төгәл күрсәтмә булыр дип көтәбез.

– Ә бәйрәмнең төп йоласы башкарылырмы – кешеләр корбан чала алырмы?

– Әлбәттә, корбаннар чалыначак. Чөнки бу гамәлгә ният иткән һәр мөселман кешесе моны аерым башкара ала. Алай гына да түгел, Бөгелмәнең Кызыл Бистә урамындагы 68нче йортта урнашкан үзәк мәчетендә теләгән кешеләргә корбанлык мал табып бирү һәм аны, йоласына туры китереп, чалып-эшкәртеп бирү буенча ярдәм дә күрсәтеләчәк.

– Гыйбадәттә булып, Аллаһыбыз кушканнарны үтәп яшәргә омтылган   күп кенә кардәшләребез, бу сүзләрне ишеткәч, җиңел сулап куяр мөгаен...

– Әйе, фарыз дәрәҗәсенә якын булган вәҗиб гамәлне башкару шәһәр җирлегендә яшәүче кеше өчен шактый гына мәшәкатьле булырга мөмкин. Шуңа күрә дә без бу ярдәмне оештырабыз да. 4-16-98 яки 8 939 736 1461 телефоннары аша мәчеткә шылтыратып, бар сорауларыгызга ачыклык кертә аласыз.  

– Аллаһ разый булсын. Җавапларыгыз өчен рәхмәт.

Әлфинур Шәвәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса