Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Корбан чалу урыннары билгеле булды

Казанда корбан чалу 19 мәйданчыкта башкарылачак

Татарстанда корбан чалу урыннары билгеләнде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • 2019 елның 11 августында бөтен дөнья мөселманнары төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен каршы алачак. Ел саен ул Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Шулай итеп, 2019 елда Корбан бәйрәме 11 августка туры килә.

Казан һәм Татарстан мәчетләрендә бу көнне бәйрәм вәгазе иртәнге 4.00тә башлана. Гает намазы 04:30 сәгатьтә. Башка шәһәр һәм авылларда гает намазы һәм вәгазе вакыты кояш чыгу вакытына карап билгеләнәчәк.

Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 20 000 сумны тәшкил итә. Корбан бәйрәме көннәрендә халыкның мохтаҗ катламы өчен корбан итләрен тарату белән Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды шөгыльләнә.

Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк.

Казанда корбан чалу 18 мәйданчыкта башкарылачак.

1. «Казан Нуры», Фатыйх Әмирхан ур., 3

2. «Салихҗан», Бестужев ур., 66а

3. «Әл-Мәрҗани», Каюм Насыйри ур., 17

4. «Гадел», Оренбург проезды, 193

5. «Ризван», Хөсәин Мәүлетов ур., 48а

6. «Апанай», Каюм Насыйри ур., 27

7. «Тынычлык», Мелитопольская ур., 15 (Тынычлык)

8. Бертуган Петряевлар урамындагы комплекс, Бертуган Петряевлар урамы

9. «Ярдәм», Серов урамы, 4а

10. «Рамазан», Окольная урамы, 25б

11. «Мәүлид», Селянская урамы, 23 (Залесный)

12. «Җомга», Ильич урамы, 4

 

13. «Коддус», Яснополянский тыкрыгы, 16 (Карьер)

14. «Иман Нуры», Дорожная урамы, 32а (Нагорный)

15. «Дин-Ислам»

16. «Билал», Иркен урамы, 29 (Вознесенское)

17. Корбан чалу комплексы, Мамадыш тракты, 40

18. «Рәҗәп», Энгельс урамы, 20

Татарстанның зур шәһәрләрендә корбан чалу урыннары

1. Яшел үзән

Җәмигъ мәчет янында – Гоголь урамы, 19, тел. +7(843)714-08-86

2. Чистай

“Ислам” үзәгендә (Нариманов урамы, 74) һәм “Әнәс” мәчетендә (Мичурин урамы, 10б)

3. Түбән Кама

Үзәк мәчет янында – Химиклар проспекты, 59

4. Чаллы

Сидоровка бистәсендә (элекке ит комбинаты артында), тел. +7(967)464-39-38

5. Әлмәт

Бигәш урамында урнашкан махсус мәйданчыкта (Әлмәт кыр аэродромы), тел.: +79276707970, +79520310570, +78553457145.

Фото:ДУМ РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса