Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Корал хуҗалары игътибарына

Соңгы вакытта үзләрендә утлы, яисә башка төрле корал булдырырга теләүче гражданнар саны артты. Әмма корал хуҗасы булырга ният иткән һәр кеше белеп торсын иде: корал алу һәм аны саклау бик зур җаваплылык сорый. 1996 елның 13 декабрендә чыккан "Корал турында"гы Федераль Закон нигезендә, "яше 18гә җиткән Россия Федерациясе гражданнары, яшәү...

Соңгы вакытта үзләрендә утлы, яисә башка төрле корал булдырырга теләүче гражданнар саны артты. Әмма корал хуҗасы булырга ният иткән һәр кеше белеп торсын иде: корал алу һәм аны саклау бик зур җаваплылык сорый.

1996 елның 13 декабрендә чыккан "Корал турында"гы Федераль Закон нигезендә, "яше 18гә җиткән Россия Федерациясе гражданнары, яшәү урынындагы эчке эшләр органнарында аерым бер төрле коралны булдыруга лицензия алганнан соң гына үзоборона, спорт һәм ау коралы, сигнал бирү коралы һәм клиноклы салкын корал алырга хокуклы булалар".

Гражданнар алган утлы коралны 2 атна вакыт эчендә, аны саклауга рөхсәт алу өчен, яшәү урынындагы эчке эшләр бүлегендә теркәргә тиешләр.

Утлы корал яшәү урынында ныклы чыдам материалдан эшләнгән, йозакка бикләнгән металл сейфта сүтелгән, корылмаган, тәтесе (курогы) төшерелгән, припаслары аерым хәлдә сакланырга тиеш. Утлы коралга балаларның һәм чит кешеләрнең кулы җитәрлек булырга тиеш түгел.

Коралны кешенең даими яшәми торган урыннарында (дачада, бакча йортларында, гаражда, сарайда, вагончикта, машинада һ.б.), шулай ук тулай торакта (гаилә тулай торагы булып, һәр гаиләнең үз аерым бүлмәсе булу исәпкә керми), вахта ысулы белән эшләп яшәүчеләр торагында, туганнарда, таныш-белешләрдә саклау катгый тыела. Ау коралын бүлмә стенасына элеп куярга да ярамый.

Нинди генә транспорт чарасында йөртелсә дә, корал корылмаган, сүтелгән хәлдә, тышлык эчендә булырга тиеш. Хуҗасының аны йөртүгә һәм саклауга хокук бирә торган рөхсәт язуы һәрвакыт үзе белән булу зарур.

Закон тарфыннан билгеләнгән тиешле тәртипләрне бозган өчен гаеплеләргә административ җаваплылык каралган. Ел дәвамында әлеге кагыйдәләрне бозу берничә тапкыр кабатлана икән, эчке эшләр органнары ул гражданинның корал тотуга хокукын юк итәләр.

Корал йөртү хокукын озайту турында гражданин лицензия срогы бетәргә өч ай кала кайгырта башларга тиеш (кирәкле документлар һәм гариза белән эчке эшләр органына мөрәҗәгать итә). Яшәү урынын алыштырганда шулай ук эчке эшләр органына хәбәр итә, 10 көн эчендә яңа урында терки. Коралны, махсус рөхсәт алмый торып, башкаларга сатарга, тапшырырга ярамый. Югалткан очракта бу хакта кичекмәстән эчке эшләр органнарына хәбәр итәләр.

Хөрмәтле бөгелмәләр! Коралны саклау, йөртү, куллану һәм аны ирекле рәвештә тапшыру тәртипләре турында Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә бүлегенең лицензия-рөхсәт бирү хезмәте аша белешә аласыз. Адрес: Герцен урамы, 63 нче йорт. Телефон: 6-95-61.

Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса