Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Координацион совет утырышы

14 майда булып узган урта һәм кече эшмәкәрлеккә ярдәм итү координацион советы утырышында Бөгелмә муниципаль районында эшмәкәрләр санының кими баруы билгеләп үтелде. И. Касыймов Бөек Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү чараларында ярдәм иткәннәре өчен эшмәкәрләргә рәхмәт белдерде. Аннары ул муниципаль район- ның социаль-икътисади хәле турында мәгълүматлар бирде, бүгенге көндә иң...

14 майда булып узган урта һәм кече эшмәкәрлеккә ярдәм итү координацион советы утырышында Бөгелмә муниципаль районында эшмәкәрләр санының кими баруы билгеләп үтелде.
И. Касыймов Бөек Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү чараларында ярдәм иткәннәре өчен эшмәкәрләргә рәхмәт белдерде. Аннары ул муниципаль район-
ның социаль-икътисади хәле турында мәгълүматлар бирде, бүгенге көндә иң актуаль булган юллар проблемасын да читтә калдырмады. И. Касыймов Бөгелмә юлларындагы чокырларны ямау эшенең төгәлләнеп килүен, гомумән, 2014 елда аларны ремонтлау эшенә җирле бюджеттан нибары 5 миллион сум акча каралуын, республика казнасыннан 17,5 миллион сум акча килергә тиешлеген әйтте.
Утырышка шәһәр прокуроры В. Кузьмин чакырылган иде. Ул үзенең докладында эшмәкәрлекне көйләү законнарындагы аерым мәсьәләләргә тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса