Конституциягә төзәтмәләр сыйфатлы белем алуны беркетәчәк
Әлеге төзәтмә үсеп килүче буынның рухи, әхлакый, интеллектуаль һәм физик үсеше өчен шартлар тудырачак.
Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмә балаларның сыйфатлы белем алуына исәп тотарга нигез бирәчәк.
«Бар яхшы нәрсә – балаларга» – бу принцип һәрвакыт бар иде, ләкин һәрвакытта да үтәлмәде, күп еллар лозунг булып кына калды», – диде Казанның бер гимназиясе директоры.
Аның сүзләренә караганда, бу принцип нигезендә балаларның һәрьяклап үсеше ята. Әлеге төзәтмә үсеп килүче буынның рухи, әхлакый, интеллектуаль һәм физик үсеше өчен шартлар тудырачак.
Гимназия директоры, төзәтмәдә телгә алынган патриотлык, гражданлык хисләренең һәм өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләү һәрвакыт актуаль, дип ассызыклады.
«Бу - гомумкешелек кыйммәтләре. Алар һәрвакыт һәм һәркайда урынлы булачак, монда камиллекнең чиге юк», – дип билгеләде Хәмидуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа