Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Конституциягә төзәтмәләр мәгълүмати-технологик үсешнең өстенлеген беркетәчәк

ТР Премьер-министры урынбасары РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашты.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Иннополис үсешенә кураторлык итүче Роман Шәйхетдинов РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашты. Аның сайлау участогы Иннополис мәктәбендә урнашкан.

Шәйхетдинов фикеренчә, 114нче маддәдәге үзгәрешләр илебезнең мәгълүмати-технологик үсешенең өстенлеген билгеләячәк. Моннан тыш, бу төзәтмә шулай ук цифрлы җәмгыятьтә куркынычсызлык институтларын да, россиялеләрнең шәхси мәгълүматларын да яклаячак, дәүләт секторында да, матди җитештерү тармакларында да цифрлаштыру үсешен стимуллаштырачак, шулай ук кеше капиталын актив үстерүне тәэмин итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, РФ Конституциясенә төзәтмәләрне хуплау мәсьәләсе буенча Бөтенроссия тавыш бирү 2020 елның 25 июнендә башланды, 1 июльдә – тавыш бирүнең соңгы көне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса