Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Конституциягә төзәтмәләр өчен татарстанлыларның 70% ы тавыш бирде

Тавыш бирүдә 2 миллионнан артык сайлаучы катнашты.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр иткәнчә, республикада РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә 2 миллионнан артык граждан катнашкан.

«Мин хәзер үк шуны төгәл әйтә алам: бу вакытка ТРда тавыш бирү хокукына ия күпчелек гражданнар катнашты. 30 июнь киченә алынган мәгълүматларга караганда, 2 млн 56 мең 727 кеше тавыш биргән, бу сайлаучыларның гомуми саныннан 69,85%ын  тәшкил итә», – дип сөйләде Кондратьев.

Бүген, 1 июльдә, Россиядә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең төп көне уза. Татарстанда плебисцитта барлыгы 65 территориаль һәм 2,8 мең участок сайлау комиссиясе эшли. Ихтыяр белдерү хокукына республиканың 2,9 млн кешесе ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса