Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Конституциядә гражданнарның хезмәт хокукларын турыдан-туры яклаячаклар

Конституциягә төзәтмәләр эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрәчәк.

“КАМАЗ-Автоспорт” КП директоры Владимир Чагин Конституциягә кертеләсе яңа төзәтмәләр гражданнарның хезмәт хокукларын яклаячак дигән фикер белән уртаклашты.

Мин спорт дөньясыннан булса да, без үзебез спорт инвентарен җитештерәбез, без җитештерү коллективы. Һәм боларның барысы да эшче һөнәрләренең абруен күтәрүгә ярдәм итәчәк, дип әйтә алабыз, – диде басым ясап, Чагин.

Ул эшче һөнәрләренең ихтыяҗы артуга хезмәт ияләренең хокукларын хөрмәт итү һәм яклау турында төзәтмәләр ярдәм итәчәк, дип саный. Ул аларны эш бирүчеләрнең гаделсезлегеннән саклаячак һәм лаеклы хезмәт шартлары булдыру өчен җирлек тудырачак.

– Эш бирүченең башбаштаклыгы булырга тиеш түгел, ул үз хезмәткәренең яшәешен кыенлаштырырга тиеш түгел. Бу бигрәк тә үзизоляция чорыннан соң мөһим булачак – икътисадны торгызырга һәм гадәти тормышка кайтырга кирәк булачак  бит әле, – дип аңлатты Владимир Чагин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса