Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Конституция көненә багышланды

Бөгелмәдә РФ Конституциясе көненә багышланган "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" дигән уен узды. Җомга көнне, 12 декабрьдә, Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителүнең 21 еллыгы билгеләп үтелде. Шул уңайдан Бөгелмәдә "Яшь гвардия"нең җирле бүлеге шәһәребезнең үзәк китапханәсендә "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уенының I турын уздырды. Шәһәребездәге урта һәм югары белем бирү йортлары студентларыннан...

Бөгелмәдә РФ Конституциясе көненә багышланган "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" дигән уен узды.
Җомга көнне, 12 декабрьдә, Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителүнең 21 еллыгы билгеләп үтелде. Шул уңайдан Бөгелмәдә "Яшь гвардия"нең җирле бүлеге шәһәребезнең үзәк китапханәсендә "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уенының I турын уздырды. Шәһәребездәге урта һәм югары белем бирү йортлары студентларыннан торган җиде команда вәкилләренә Россия Конституциясенә һәм аның символларына багышланган күп кенә катлаулы сорауларга җавап эзләргә туры килде.
Өч раунд нәтиҗәләре буенча педагогия көллияте командасы - I, һөнәри-педагогия көллияте командасы - II, аграр көллият студентлары III урынны яуладылар. Җиңүчеләргә сертификатлар, Дипломнар һәм истәлеккә бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса