Конфискациялиләр һәм юк итәләр
Бөгелмәдә легаль булмаган товарны башка төбәкләрдән кайтару сирәгәя төшү күзәтелгән бер чорда, үзебезнекеләр яшерен рәвештә спиртлы эчемлекләр белән сату итә башлаганнар.
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре законсыз әйләнештән алынган контрафакт продукциянең чираттагы зур партиясен юкка чыгаруга тапшырды.
Октябрь ахырында Азнакай, Баулы, Бөгелмә һәм Әлмәт складларыннан суд карары буенча утильләштерүгә җибәрелгән конфискацияләнгән товарның гомуми күләме 1 649 литр тәшкил итте. Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча тиешле стандартлар һәм санитар кагыйдәләр таләпләренә җавап бирми торган коньяк, аракы һәм сыра каток астына озатылды.
Контрафактны юк итү өчен гаризалар айга бер-ике тапкыр җибәрелә. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре быел гыйнвардан ноябрьгә кадәр барлыгы 6 500 литрга якын спиртлы эчемлекне юк итүгә тапшырган шуның 1 213 литрга якыны Бөгелмә районында конфискацияләнгән.
Суррогат эчү еш кына фаҗига белән тәмамлана. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, Татарстанда гыйнвар-сентябрь айларында алкоголь һәм спиртлы сыеклык белән агулануның 351 очрагы теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 75 очракка кимрәк. Әмма 2019 елның тугыз аенда шикле эчемлекләр эчү нәтиҗәсендә 167 кеше үлгән булса, хәзер инде – 170 кеше. Зыян күрүчеләрнең социаль хәлен анализлау гомуми санның 44,4 проценты – эшләмәүче кешеләр, 21е – эшкә урнаштырылган гражданнар, 16сы – пенсионерлар, 10,2 проценты мәктәп яшендәге кешеләр булуын күрсәтә. Октябрьдә генә дә безнең районда суррогат белән агулануның ике очрагы теркәлгән. Территориаль эксперт-белгеч – Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе башлыгы Екатерина Маслакова сүзләре буенча, эшсез ир-атлар зыян күргән, берсен коткарып кала алмаганнар.
Алкоголь белән агулану очракларын киметү өчен белгечләр даими рәвештә ваклап сату режимын һәм халыкта “фанфуриклар” дип аталучы ике төрле билгеләнештәге сыеклыклар белән сәүдә итү тәртибенең үтәлешен тикшерәләр.
– Октябрьдә, полиция хезмәткәрләре белән берлектә, Энгельс урамындагы шәхси йортларның берсендә спиртлы эчемлекләр белән законсыз сәүдә итүгә чик куелды. Тентү вакытында 78 литр продукция барлыгы ачыкланды. Ул алынып, экспертизага җибәрелде. Хуҗага берничә маддә буенча, шул исәптән лицензиясез эшмәкәрлек эшчәнлеге факты буенча да, административ хокук бозу турында эш кузгатылды, – дип хәбәр итте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Лилия Степанова.
Сүз уңаенда, соңгы вакытта Бөгелмә тәртип сакчыларының күз уңына, нигездә, Казахстаннан контрафактлы эчемлекләр алып кайтырга җөрьәт иткән шоферлар эләккәне юк. Күрәсең, бу эштә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре дә зур роль уйнагандыр, постларда тикшерүләрнең ешаюы куркыткан булса кирәк.
Вячеслав ДЕМЕНТЬЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа