Комсомолга – 100 ел!
29 октябрь көнне ВЛКСМ хәрәкәте оешканга 100 ел тулды. Яшьләр Союзына кергән кешеләр бүген инде әби-бабай, апа-абыйлар. Алар хөрмәтенә Техника йортында бәйрәм концерты оештырдылар. Килгән кунакларның һәркайсының түшенә “Яшь гвардиячеләр” вәкилләре бәйрәм билгесе итеп, канәфер чәчәге формасында ясалган брошкалар кадады.
Яшьлеге комсомолда узган кешеләр бик күп. Аларга ул гади сүз түгел, ә бергә башкарган гамәлләр, куйган бурычлар, ирешкән максатларны берләштерүче чор.
Мәдәният йортының ишеген ачып керү белән өлкән буын вәкилләре үзләренең таныш-белешләрен күзләде. Бер-берсен кочаклап исәнләшкәннән соң, яшьлекләрен искә алырга керештеләр. Истәлекләрне яңартуга булышлык итсен өчен Техника йорты фойесында махсус күргәзмә урнаштырылган иде. ВЛКСМ юнәлешенә кагылган фотосурәтләр, альбомнар, шул чордагы бүлмәләр, өстәлләр – барысы да Советлар Союзы заманына алып кайттырлык итеп ясалган.
Архив альбомнары өлкән буын вәкилләрендә аеруча кызыксыну уятты. Алар аның битләрен җентекләп карап, фотоларга исләрендә калганча аңлатма биреп бардылар.
- Без 1953 елдан бирле комсомоллар. Бүген 80 яшьтән уздык инде. Кемнәр яхшы укый, шуларны, 14 яше тулганнан соң, барысын да комсомол сафларына алалар иде. Безнең бар яшьлегебез ВЛКСМга бәйле булды, – дип искә алдылар Алла Вафилова белән Галина Малыгина
- Бары яхшы хатирәләр истә. Яшь идек, бергә җыела идек. Чирәм җирләр күтәрдек, үзешчән сәнгать эшчәнлегендә актив катнаштык. Колхоз бәрәңгесен алырга йөргәннәр әле бүген дә истә. Дәүләт өчен эшләдек, яшәдек, – дип үз хатирәләре белән уртаклашты комсомолка Нина Новикова.
Заманалар зур үзгәрешләр кичерде. Кичәге комсомолларның бүгенге яшь буынга әйтер сүзләре бар.
- Бүгенге яшьләргә теләгебез шул, тату яшәсеннәр, эшләсеннәр, безне, өлкән буын вәкилләрен, аңласыннар, хөрмәт итсеннәр иде, – дигән теләктә калалар Алла Вафилова, Галина Малыгина һәм Нина Новикова (рәсемдә).
Техника йорты фойесында күрешеп, сөйләшеп алганнан соң, комсомоллар һәм яшь буын вәкилләре залга концерт тамашасы карарга узды.
Килгән кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вахит Гарәфетдинов сәламләде:
- Яшьләр хәрәкәте Россиядә бүген дә актив эшләп килә. Комсомоллар вакытында салынган традицияләрне дәвам итеп, яшьләр эшләре бүлеге һәм Яшьләр сарае төрле энәлештә эшчәнлек алып бара, – дип билгеләп үтте үз чыгышында.
Шулай ук бәйрәм барышында ул дәүләт бүләкләре дә тапшырды.
Бөгелмәдә яшьләр хәрәкәтенең тарихы 1919 елның 20 июнендә башланып киткән. Бу көнне большевиклар комитеты яшь коммунистлар, шәһәр һәм авыл яшьләрен җыю турында игълан итә. Аларны шәһәр үзәгендә урнашкан бинага чакыралар һәм аның барышында шәһәр комсомол оешмасы булдыру турында карар кабул итәләр.
Әлеге хәрәкәт яшәгән вакытта 85 меңгә якын шәһәр һәм авыл яшьләре аның аша хезмәт куярга, патриот булырга өйрәнә. Комсомол бригадалары һәр оешмада, предприятиедә, мастерскойларда, заводларда, фермаларда оеша.
Шимбә өмәләре уздыру, спорт корылмалары төзү, балалар мәйданчыклары төзү – болар барысы да комсомоллар инициативасы белән башкарыла.
Ләйсән БИКБУЛАТОВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа