Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Комсомолга – 100!

Яшәү дәверендә үз сафларына бер СССР илендә генә дә 160 миллионнан артык кешене берләштергән яшьләр хәрәкәтен, андый рухи күтәренкелек өлгесен тарих башкача белми дә.

Олырак буын кешеләре хәзер дә 29 октябрь көнен үзгә бер дулкынлану белән көтеп ала. ВЛКСМ – Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Союзы туган көн ул. Дулкынландыргыч мизгелләр булып тарихта калган, күзгә яшьләр китерерлек дәрәҗәдә юксындырып искә төшә торган яшьләр оешмасы быел 100 еллыгын билгеләп үтә. Комсомол – үз Ватанына тугрылыклы булып яшәргә, файда китерергә, зур батырлыклар күрсәтергә омтылган актив яшьләрнең йөрәк кайнарлыгын, дәртен-дәрманын бер йодрыкка туплаган берләшмә ул. Яшәү дәверендә үз сафларына бер СССР илендә генә дә 160 миллионнан артык кешене берләштергән яшьләр хәрәкәтен, андый рухи күтәренкелек өлгесен тарих башкача белми дә. Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы еллары, ялкынлы бишьеллыклар, хезмәт вахталары, чирәм җирне күтәрү, удар төзелешләр – менә нәрсә ул комсомол.

“Моңсар” әдәби берләшмәсенең ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган махсус чыгарылышын газетабызның алдагы санында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса