Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Компьютер уеннары балаларны нәрсәгә “тәрбияли”?

“Атыш”, “сугыш”, “узыш” ... Яшерен батырын түгел, комьютер уеннарында кеше үтерү, сугышу кебек күренешләр бик күп. Кызганыч, өлкәннәр генә түгел, хәзер балалар да бу виртуаль дөньяга башы белән кереп чумган. Ә бит мондый уеннар аларны юньле нәрсәгә тәрбияләми, һәм, иң мөһиме, бала психикасына нинди зыян сала.

Виртуаль дөнья   

Компьютерлар һәм гаджетлар... Бу могҗиза техника безнең тормышка ныклап килеп керде. Хәтта ял вакытында да безнең кулдан телефон төшми, интернетта “утырабыз”.   Әлбәттә, виртуаль дөнья зур мөмкинлекләр ача. Беренчедән, бу мәгълүмат туплау өчен төп чыганак, икенчедән, барлык онлайн-хезмәтләр кул астында. Әмма  психологлар һәм табиблар яңа заман авыруы компьютерга бәйлелек барлыкка килде дип чаң суга. Кызганычка каршы, бу ихтыяҗ “биләүсәдән” башлана.

Баланы телефоннан чикләргә кирәклеген аңлыйм. Тик килеп чыкмый. Яшереп тә карыйм, улым янында телефоннан сөйләшмәскә дә тырышам. Әмма гаджетны күрүе була, акрып елый башлый. Нишлисең инде? Тынычлансын дип, телефонны бирәм. Аның ярдәмендә балама уеннар яки мультфильмнар күрсәтергә телим, ә бу аңа кызык түгел. Интернетта үзе ниндидер видеоуеннар таба һәм тынычлана. Бала еламый...  теңкәмә тими... Мин тыныч, әмма ничек улымны телефоннан аерырга, белмим, дип үз борчуларын сөйләп бирде дүрт яшьлек Даниярның әнисе Миләүшә.

Кече яшьтән ук балаларның телефон белән “дуслашуында”, әлбәттә, ата-аналар гаепле. Карында вакытта ук, әле яңа формалаша башлаган сабый әнисе аша виртуаль дөнья белән таныша башлый. Бала тугач, бу заман техникасы баланы тынычландыру чарасына әверелә.

Кызганычка каршы, компьютерга бәйлелек елдан-ел “яшәрә”. Без – мәктәптәгечә яшьтәге балалар психологлары – элек бу проблемага сирәк тап була идек. Хәзер һәр өченче бала компьютер уеннарыннан башка көнен күз алдына китерми. Моңа нәрсә сәбәпче? Санап китәм, балага өйдә игътибар җитми, ата-аналар сабыйлары белән гадәти уенннар уйнамый, аларны кызыксындармый, - дип аңлатып үтте мәктәпкәчә яшьтәге балалалар психологы Елена Левченко.

 

Тәнәфестә “атыш”

Өйдә баланың нинди компьютер уенарында “утырганын”, моңа күпме вакыт сарыф итүен күзәтеп була. Ә менә мәктәптә, төгәлрәге, тәнәфес вакытында укучыны компьютер уеннарының тискәре йогынтысыннан саклап калу бик авыр. Аларның күпчелеге хәтта дәрес вакытында интернетка кереп, уйнарга җитешә. Берзаман мәктәпләрдә кәрәзле телефоннар куллануга каршы чыктылар, әмма күп кенә шәһәрләрнең уку йортларында, шул исәптән Бөгелмәдә дә бу яңалыкны хупламадылар.

Без озайтылган көн группасында телефонда уйнарга өлгерәбез. Әлбәттә, өй эшләрен эшләп бетергәч. Безне ачуланмыйлар, чөнки уен уйнаганда тавыш-тын чыгармыйбыз. Укытучының моның өчен “башы авыртмый”. Тавышлы “уенчыларның” телефоннарын алган чаклар булды. Шәхсән мин гаджетны  укытучыга бирмим. Мөгаллимнең аны миннән алырга хокукы юк. Бу - минем милек, - дип, ачыктан-ачык сөйләп бирде 6нчы сөйныф укучысы. Әмма исем-фамилиясен әйтергә теләмәде.  

 

“Әйе” һәм “каршы”

 “Бөгелмә шәһәренең асрамага бала алган гаиләләргә ярдәм итү  бүлеге педагог-психологлары Анастасия Никанорова һәм Анастасия Колесникова информацион технологияләрнең алтын уртасын табарга тырыштылар. Психологларның фикере аерылды. Анастасия Колесникова күпчелек психологларның фикерен хуплый. Уен бәйлелегеннән тыш, интернет мошенниклар өчен дә менә дигән табылдык, дип саный ул. Социаль челтәрләрдә яңа дус эзләү вакытында, начар ниятле затларга:  педофилларга, балаларны урлаучыларга, тыелган матдә сатучыларга тап булырга мөмкин.

Әлбәттә, виртуаль әңгәмәдәш гадел һәм игелекле булырга мөмкин, тик җинаятьчегә юлыгу куркынычы бик зур. Хәзерге заман шундый ки, без барлык финанс операцияләрен дә диярлек интернет ярдәмендә башкарабыз: хезмәт хакы алабыз, акча күчермәләре ясыйбыз. Әлбәттә, бу бик уңайлы. Әмма техник яктан бу куркыныч түгел, - дип, үз фикерен җткерде психолог Анастасия Колесникова.

Ә менә аның хезмәттәше Анастасия Никанорова компьютер уеннарының, зыянга караганда, файдасы күбрәк булуына ышана. Ул, сенсор экранга кагылу процессы,тычкан (мышка) һәм төрле джойстиклар белән идарә итү кулларның вак моторикасын һәм баланың логик фикерләвен үстерә, дип әйтә.


Галимнәр, уйный торган кешеләр тагын да игътибарлырак, алар бер үк вакытта биш-җиде реаль объект артыннан күзәтә ала, дигән нәтиҗәгә килделәр. Барыбызга да билгеле, дөнья белән бала уен аша таныша. Шулай булгач, ул аңны үстерүче уеннар бик күп файдалы мәгълүмат туплый һәм күзаллавын киңәйтә ала, - дип сөйләде психологАнастасия Никанорова.

Алсу МӨКАТДӘС

Фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса