Композитор Сара Садыйковага-- мемориаль такта
Казанда легендар җырчы Сара Садыйковага мемориаль такта куялар
Истәлек тактасы Кәрим Тинчурин урамындагы 7 "а" йорты диварында барлыкка киләчәк.
Казанда җырчы Сара Садыйкова истәлегенә мемориаль такта куелачак. ТР Министрлар Кабинеты карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Татарстан Хөкүмәте ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан Башкарма комитетының тиешле тәкъдимен хуплады. Истәлек тактасы Кәрим Тинчурин урамындагы 7 "а" йортында барлыкка киләчәк, артист шушы йорта яшәде, диелә документта.
Мемориаль тактага рус һәм татар телләрендә: «Бу йортта 1963--1977 елларда күренекле татар актрисасы, җырчы, композитор Сара Садыйкова яшәде», дигән сүзләр уеп язылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа