Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Коммуналка яки тулай торактагы бүлмәне ничек сатарга

Татарстан Республикасы Росреестр идарәсе эксперты Энҗе Мөухәммәтгалиева аңлатмасы.

Коммуналь квартирдагы бүлмә белән, барлык күчемсез милек кебек, бары тик аның милекчесе яки документлар белән эшләргә хокукы булган вәкиле генә эш итә ала. 

Әгәр бүллмәне сатарга уйлагансыз икән, моңа хокукыгыз булган документларны алдан ук барлап куегыз: хосусыйлаштыру турында килешү, суд карары, мирас турында таныклык, сату-алу килешүе. Сатучы исеменнән ышанычлы вәкил эш итә икән, нотариуста ышанычнамә яздырырга кирәк. Шул ук вакытта бүлмәгә булган хокук күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында яки техник инвентарьлаштыру органында теркәлгән булырга тиеш. 

Истә тотыгыз, коммуналь квартирдагы бүлмәне сатканда, сезнең күршеләрегез – башка бүлмәләрнең хуҗалары – күчемсез милекне алуга өстенлекле хокукка ия. Шуңа күрә дә, сату эшенә керешкәнче, башта бу ниятегезне күршеләрегезгә җиткерергә, бәясен, башка шартларны аңлатырга, бу белдерүне нотариус аша яки тапшырганлыкка хәбәр бирелә торган хат белән почта аша җибәрергә кирәк. Текстта адресатның исем-фамилиясе, атасының исеме, сатыласы бүлмәнең номеры һәм мәйданы күрсәтелергә, сезнең имза һәм дата торырга тиеш. Өстенлекле сатып алудан баш тарту язуында кайсы бүлмә хуҗасыныкы (номеры, мәйданы) икәне төгәл күрсәтелергә тиеш. Киләчәктә сату-алу килешүе төзегәндә, бу мәгълүматларны үзгәртеп булмаячак.

Әгәр күршеләрегез сатып алудан баш тарта икән, бу хакта нотариустан язма  аңлатма бирүләен яки теркәү өчен документлар тапшырган көнне күпфункцияле үзәккә (МФЦ) килеп, баш тартуны язмача шунда раслауларын үтенегез, моның өчен өстәмә түләү алынмый.  

Күршегездә балигъ булмаган яшьтәге бала яки акылы зәгыйфь кеше бар икән, аеруча игътибарлы булыгыз. Алар исеменнән законлы эш итүче кеше сезнең бүлмәне сатып алудан баш тарту турында ризалык язуын опека һәм попечительлек органыннан рөхсәт язуы алып кына бирә ала

Сез белдереү хаты язганнан соң бер ай вакыт уза яки күршеләрегездән баш тарту турында язмача кәгазь алына икән, башка сатып алучы белән иркенләп сөйләшә аласыз. 

Әгәр күрше бүлмәләр хосусыйлаштырылмаган һәм аның хуҗасы муниципаль берәмлек икән, бүлмәгезне сатарга ниятләвегезне язмача Торак сәясәте идарәсенә юлларга кирәк. Муниципаль власть торак бүлмәне саттып алырга теләми икән, бу хакта сезгә язмача җавап бирәләр һәм сез бүлмәгезне үзегез теләгән кешегә сатарга хокуклы буласыз. 

Белдерүләр, аларны хуҗаларына тапшыру туррындагы почта хәбәрләре, муниципаль органның хаты, бүлмәне беренче чиратта сатып алырга хокукы булган затларның баш тарту турындагы язма белдерүләре, башка документлар белән бергә, хокукның күчүен дәүләт теркәвенә тапшырыла, чөнки алга таба хокукларны дәүләт теркәве тарафыннан алга таба документларга хокукый экспертиза уздырыла, шул исәптән, өстенлекле сатып алу хокукыннан файдалану-файдаланмау хокукы буенча закон таләпләренең үтәлүе яки үтәлмәве дә тикшерелә

Бүлмәне өстенлекле сатып алу хокукына кагылышлы таләпләр барлык бүлмәләре берьюлы тулы бер квартирны тәшкил итә торган мөстәкыйль квартирдагы коммуналь квартир бүлмәләренә кагыла. 

Әгәр коммуналь квартирда яки тулай торакта сатыла торган бүлмә “квартир” статусына ия икән, әлеге закон нормаларын үтәү таләп ителми. 

Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса