Комиссия карар бирде
2015 елның 5 ноябрендә булып узган гаммәви тыңлауларның нәтиҗәләре беркетмәсенә ярашлы рәвештә, капиталь төзелеш объектларына һәм җир участок- ларына шартлы файдалануга рөхсәт бирү турында комиссия карары
1. Капиталь төзелеш объектларына һәм җир участокларына шартлы файдалануга рөхсәт бирү.
1.1. Николай Бауман урамы, 16 нчы йорт, 106 нчы фатир. Раслатучы - Т.А. Фәрхетдинова.
Рекомендацияләр: Ж3 - уртача катлы торак йортлар төзелеше зонасында Николай Бауман урамы, 16 нчы йорт, 106 нчы фатир адресында офис урнаштыру өчен җир участогын шартлы файдалануга рөхсәт бирергә.
1.2. Депо урамы, 61 нче йорт, 2 нче фатир. Раслатучы - А.М. Латыйпов.
Рекомендацияләр: Ж1 - шәхси торак төзелеше зонасында Депо урамы, 61 нче йорт, 2 нче фатир адресында азык-төлек булмаган товарлар кибете ачу өчен капиталь төзелеш объектын шартлы файдалануга рөхсәт бирергә.
1.3. Хөсәен Ямашев урамы, 11 нче йорт, 22 нче фатир. Раслатучы - И.С. Филиппов.
Рекомендацияләр: Ж3 - уртача катлы торак йортлар төзелеше зонасында Хөсәен Ямашев урамы, 11 нче йорт, 22 нче фатир адресында азык-төлек булмаган товарлар кибете урнаштыру өчен капиталь төзелеш объектын шартлы файдалануга рөхсәт бирергә.
1.4. Әнвәр Ягъфәров урамы, 2 нче йорт. Раслатучы - Д.Р. Касыймова.
Рекомендацияләр: Ж1 - шәхси торак төзелеше зонасында Әнвәр Ягъфәров урамы, 2 нче йорт адресында азык- төлек булмаган товарлар кибете урнаштыру өчен җир участогын шартлы файдалануга рөхсәт бирергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа