Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кодаш авылы китапханәчесе “Иң татлысы – туган тел” исемле әдәби чара оештырдылар

Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз. Туган йортыбызның, туган авылыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз.

Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, тапкыр, җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне, моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез. Нәкъ шуны күздә тотып, Кодаш авылы китапханәчеләре балалар өчен

“Иң татлысы – туган тел” исемле әдәби чара оештырдылар.

“Туган телен кадерләгән халык үзе дә кадерле булыр”, – ди халык мәкале. Билгеле булганча, 2021 ел Хөкүмәтебез тарафыннан “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан, туган телебезне саклап калу һәм аны үстерү максатыннан, Кодаш авылы китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, “Иң татлысы – туган тел” дип исемләнгән әдәби сәгать оештырылды. Чара барышында катнашучылар язучыларыбызның телләр турында язган сүзләрен һәм шигырьләрен укып, үзара тел турында фикер алыштылар, җырлы-биюле уеннарда бик теләп катнаштылар. Татар халкының “Наза”, “Йөзек салыш”, “Кулъяулык” милли уеннары әдәби сәгатьне тагын да ямьләндереп җибәрде. “Туган телнең асыл байлыклары” исемле китап күргәзмәсе дә күпләрдә кызыксыну уятты. Кичә туган телебезнең гимны булган Г.Тукайның “Туган тел” җырын аягүрә басып җырлау белән төгәлләнде. Чара бик эчтәлекле һәм җанлы үтте. 

Ирина КӘРИМОВА, Кодаш авылы китапханәчесе

А. Дадабаева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса