Кәнфит кәгазьләреннән теккән күлмәк
Эмили Шейлхамер беркемгә дә кирәкмәгән нәрсәләрдән матурлык тудырырга ярата. Күптән түгел ул кәнфит кәгазьләәреннән искиткеч күлмәк теккән. Эмилиның ире бик тә кәнфит ярата икән. Хатын ул ашаган кәнфитләрдән калган төрле төсле кәгазьләрне 4 ел буе җыеп барган, үтүкләгән. Күп булып җыелгач, төсләрне аралаштырып, чылбыр рәвешендә тезгән һәм эластик җеп белән...
Эмили Шейлхамер беркемгә дә кирәкмәгән нәрсәләрдән матурлык тудырырга ярата. Күптән түгел ул кәнфит кәгазьләәреннән искиткеч күлмәк теккән.
Эмилиның ире бик тә кәнфит ярата икән. Хатын ул ашаган кәнфитләрдән калган төрле төсле кәгазьләрне 4 ел буе җыеп барган, үтүкләгән. Күп булып җыелгач, төсләрне аралаштырып, чылбыр рәвешендә тезгән һәм эластик җеп белән тегеп чыккан. Эмилиның тырышлыгы нәтиҗәсендә матур һәм үзенчәлекле күлмәк килеп чыккан. Аның бер генә җитешсезлеге бар икән: күлмәк бик авыр икән, озак киеп булмый, ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа