Бугульминская газета

Бөгелмә районы

Рус Тат
Яңалыклар

Күмәк көч тау күчерә

Узган шимбә өмәсендә "Единая Россия" партиясе һәм "Молодая Гвардия" Бөгелмә бүлеге активистлары һәм Бөгелмә аграр көллияте студентлары "Ялкын" приюты, "Возрождение" тернәкләндерү үзәге территорияләрендәге, уен мәйданнарындагы, парк зонасындагы кар тауларын тарату өстендә җиң сызганып эшләп алдылар. "Единая Россия" партиясенең Бөгелмә бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Әхмәдиев партия әгъзаларының да, яшьләрнең дә...

Узган шимбә өмәсендә "Единая Россия" партиясе һәм "Молодая Гвардия" Бөгелмә бүлеге активистлары һәм Бөгелмә аграр көллияте студентлары "Ялкын" приюты, "Возрождение" тернәкләндерү үзәге территорияләрендәге, уен мәйданнарындагы, парк зонасындагы кар тауларын тарату өстендә җиң сызганып эшләп алдылар.

"Единая Россия" партиясенең Бөгелмә бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Әхмәдиев партия әгъзаларының да, яшьләрнең дә мондый өмәгә ел саен бик дәртләнеп чыгуын әйтә:

- Башта шулай территорияне кардан арындырабыз, аннары беркадәр вакыт узгач, бирегә тагын килеп, узган елдан калган чүп-чарны, яфракларны җыештырачакбыз әле, - ди.

Ә менә "Ялкын" социаль приюты стационар бүлеге мөдире Миләүшә Князькина хәбәр итүенчә, Бөгелмә аграр көллияте студентлары һәм яшь гвардиячеләр катнашында чистарыну өмәсе уздыру инде матур традициягә әверелгән икән. Быел узган өмәдә барлыгы 45 кеше катнашкан. Хезмәт белән тәрбияләү һәм шулай ук экологик культура дәрәҗәсен үстерү максатында, әлеге чарада балигъ булмаганнарның үзләренең катнашуы, әти-әниләрне дә җәлеп итү уңай нәтиҗәләр бирүен биредә яхшы беләләр.

"Күмәк көч тау күчерер" ди татар халык мәкале. Узган шимбә өмәсеннән күренгәнчә, бу чыннан да шулай - күмәкләп тотынгач, балалар уйныйсы, саф һава суларга чыгып йөрисе территорияләрдәге өем-өем кар таулары санаулы вакыт эчендә "таралды да бетте".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса