Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әкияти экскурсия

Гаилә китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан 38нче “Алтын умарта” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Китапханә, китап, мин – бергә тугры дуслар” дип исемләнгән әкияти экскурсия үткәрелде.

       Алып баручы балаларны төрле китаплар, серләр, табышмаклар һәм маҗаралар белән тулы Әкият иленә чакырды. Биредә һәрвакыт серле тынлык хөкем сөрә. Ә бу ил китапханә дип атала.

       Алып баручы балаларга китаплар йортына килүләре турында сөйләде, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Балаларны китаплар туа, яши, картая, авырый ала дигән хәбәр кызыксындырды. Ә авырулар дәвалауга мохтаҗ. Балалар китапларны ничек сакларга һәм дәваларга киңәшләрен бирделәр.  Әңгәмәне залда көтмәгәндә барлыкка килгән Убырлы карчык бозды. Балалар китапханәче ярдәме белән әкият героен дөрес итеп китап сайларга, битләрен ачарга, кыстыргычлардан файдаланырга, шул ук вакытта киштәләрдәге тәртипсезлекләрне булдырмаска да өйрәттеләр. Шулай ук балалар Убырлы карчыкка китаплардан файдалану кагыйдәләре турында белергә булыштылар. 

       Балалар, Убырлы карчык белән бергә күңелле викторина сорауларына җавап бирделәр һәм китапханә заллары буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Беренче тапкыр гына килүчеләр бик теләп төрле зурлыктагы һәм формадагы китапларны, энциклопедияләрне, матур балалар журналларын, балалар абонементында һәм уку залында кызыклы китап күргәзмәләрен карадылар.

      Әкияти экскурсия балаларда зур тәэсир калдырды. Китапханәчеләр мәктәпкәчә яшьтәге балаларны, әти-әниләре белән бергә, китапханәнең даими кунаклары булырга чакырдылар.

 

Марина Корытина,

Гаилә китапханәсе китапханәчесе

Галина ЖУКОВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса