Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Киләсе елга Татарстанда коммуналь хезмәтләргә бәяләр 7,4 процентка артырга мөмкин

2021 елның беренче алты аенда торак-коммуналь хезмәтләрнең бәясе үзгәрмәячәк.

2021 елның июль аеннан Татарстанның зур муниципалитетларында коммуналь хезмәтләргә бәя 7,4 процентка, авыл җирлекләрендә 4,4 процентка күтәрелергә мөмкин. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 14 декабрьдә шуңа кагылышлы указны имзалаган.

Документта әйтелгәнчә, 2021 елның беренче алты аенда торак-коммуналь хезмәтләрнең бәясе үзгәрмәячәк, әмма 1 июльдән ул артырга мөмкин.

Казан, Чаллы, Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлмәт, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа, Иннополис, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Түбән Кама, Нурлат, Балык Бистәсе, Байлар Сабасы, Җәлил, Болгар, Тәтеш һәм Чистайда, шулай ук башка кайбер торак пунктларда бәя 7,4 процентка күтәрелергә мөмкин. Әмма авыл җирлекләренең күпчелегендә тарифлар күтәрелү 4,4 проценттан артмаячак.

«Указ рәсми рәвештә дөнья күргәннән соң ун көн үткәч үз көченә керә», - диелә документ текстында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X