Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Киләчәк уңыш нигезләре Авыл хуҗалыгы

Быел Бөгелмә районында чәчү мәйданы 57 гектарга артачак.

Язгы кыр эшләре 10 апрельдә старт алды. Аларга беренчеләрдән булып “Подгорный” һәм “Северная Нива Татарстан” ҖЧҖ кереште.

Бөгелмә муниципаль районы тер-риториясендә барлыгы биш эре предприятие, җаваплылыгы чикләнгән дүрт кече җәмгыять, 57 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм шәхси эшмәкәрләр авыл хуҗалыгы эшчәнлеген алып бара. Үсемлекчелек продукциясен җитештерү белән 46 фермер шөгыльләнә.

Быел районның сөрүлек мәйданнары 67 597 гектар тәшкил итә. “Северная Нива Татарстан” ҖЧҖ инвесторына

35,1 мең гектар мәйданда җир бирелгән, бу барлык сөрүлекләрнең 52 процентына тиң.

Районда чәчү мәйданы 58 301 гектар булачак. Бу 2021 елга караганда 57гә күбрәк. Күпьеллык үләннәрнең мәйданы 816 гектарга арткан. Бөртекле культуралар чәчүлекләре 2 270 гектарга кыскартылган.

–2022 ел уңышы өчен 7 519 гектар мәйданда көзге бөртекле культуралар чәчелде, бу узган ел белән чагыштырганда 515 гектарга кимрәк, – дип хәбәр итте Бөгелмә муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ида-рәсе башлыгы Илдар Исмәгыйлев. – Көздән чәчелгән кырларның торышын даими контрольдә тоту өчен кышкы чорда чәчүлекләргә даими мониторинг үткәрелде. Хәзерге вакытта көзге

культуралар кышлатудан яхшы хәлдә чыктылар һәм вегетацияне дәвам итәләр.

Сабан культураларын 38 206 гектар мәйданда чәчәргә кирәк булачак, шуларның 23 919ы – бөртекле,

10 145се – техник, 2 388е – азык культуралары. Чәчү кампаниясенә 182 трактор, 36 чәчү комплексы, 50 универсаль чәчкеч, 47 культиватор, 38 тырмалау агрегаты җәлеп ителәчәк. Эш ике сменада оештырылган.

– Булган машина-трактор паркы кыр эшләренең бөтен комплексын оптималь технологик срокларда башкарырга мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үтте Илдар Камилович. – Язгы кыр эшләре комплексы өчен 419 миллион сум акча кирәк, алар орлык, ягулык-майлау ма-териаллары, запас частьлар, минераль ашламалар һәм агулагычлар сатып алуга тотылачак.

Кирәкле ресурслар сатып алу Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе бюджетларыннан үсемлекчелек өлкәсендә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтүгә, югары һәм беренче сортлы сөт сатуга субсидияләр, кредит ресурслары һәм үз акчалары исәбеннән гамәлгә ашырыла. Гомуми сумма 91,5 миллион сумнан артык тәшкил итәчәк. Бу 2021 елга караганда 18,6 миллион сумга күбрәк.

Тиешле сыйфатлы орлыклар чәчүгә әзерлек эшләре тәмамланып килә. Аларга ихтыяҗ  7 727 тонна тәшкил итә. Бүгенгесе көндә 8 499 тонна бар. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре минераль ашламалар кайтаруларын да дәвам итәләр. Алар үз алдына гектарына 60 килограммга кадәр тәэсир итүче матдәне туплау бурычын куйдылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы язгы кыр эшләрен башкаруга йөз процент алдан түләү шарты белән 1 354 тонна ташламалы дизель ягулыгы бүлеп бирде: сөрүгә 20 кг исәбеннән һәм шул үк күләмдә – бәрәңге, шикәр чөгендере һәм яшелчәләр.

– Вегетация башланганчы ике мең ярым гектар мәйданда көзге культураларны азотлы ашламалар һәм күпьеллык үләннәрне дүрт мең гектарда тукландырдык, – дип сөйли идарә башлыгы. – Өч мең гектар мәйданда иртә сабан культураларын чәчүне 12 майга төгәлләргә планлаштырабыз.

Язгы кыр эшләре һәм чәчү кампания-се вакытында җибәрелгән хаталарны төзәтү мөмкин түгел диярлек, шуңа да аграрчылар бурычларны мөмкин кадәр җаваплы һәм игътибар белән хәл итәләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса