Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Кичә тагын янганнар

11 апрель көнне Бөгелмә шәһәренең Путейская урамында иртәнге сәгать 9 да торак йорт яна. Янгын вакытында өй эчендә 4 һәм 5 яшьлек ике бала һәм аларның әтисе - йорт хуҗасы була. Әти кеше зал бүлмәсендә телевизор карап утырган, ә балалар йокы - бүлмәсендә. Әни кеше исә иртүк эшкә киткән. Кухня...

11 апрель көнне Бөгелмә шәһәренең Путейская урамында иртәнге сәгать 9 да торак йорт яна. Янгын вакытында өй эчендә 4 һәм 5 яшьлек ике бала һәм аларның әтисе - йорт хуҗасы була.

Әти кеше зал бүлмәсендә телевизор карап утырган, ә балалар йокы - бүлмәсендә. Әни кеше исә иртүк эшкә киткән. Кухня бүлмәсендә янгын чыкканын сизгәч, өй хуҗасы утны үз көче белән сүндермәкче булган, аннан балаларын алып чыгып, күршеләренә керткән, газ торбасын япкан. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә инде ут бөтен өйгә таралган, 15 метр ераклыкта урнашкан күршеләренә һәм 4 метрдагы мунча, сарайга да ут кабу ихтималы булган. Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

Йорт хуҗасын ашыгыч ярдәмдә үзәк хастаханәгә озаталар. Аның башы, муены, аркасы, уң кулы пешә, 1-2 дәрәҗәдә дип билгеләнә. 72 квадрат метрлы шәхси йорт янып бетә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса