Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Кичә Карабаш бистәсенең Комсомол урамында шәхси мунча янды

Зыян күрүчеләр юк.

2020 елның 2 февралендә 00 сәгать 25 минутта Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең 11 янгын сүндерү бүлегенең элемтә пунктына Бөгелмә МР, Карабаш бистәсенең Комсомол урамында шәхси мунчаның януы турында хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр 00 сәгать 34 минутта килеп җиткәндә мунчаның чормасы януын, янгын таралу куркынычы юк икәнен күрәләр. Янгын подразделениесен хуҗа үзе каршы ала, мунчада беркем дә юк дип аңлата. Янгын нәтиҗәсендә, 12 кв. Метр мәйданда мунча янып бетә. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе - мичнең һәм төтен чыга торган юлның дөрес һәм төзек булмавы

 

Бөгелмә районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге җитәкчесе урынбасары майор Юрий ХРЕБЕТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса