Кичә Бөгелмәдә язның беренче ярминкәсе узды
Бөгелмәләр гадәттәгедән очсызрак бәягә ит, сөт продуктлары, бал, йомырка, тавык, яшелчә-җимешләр, казылык һәм башка төр азык-төлек сатып алдылар. "Рассвет" ҖЧҖ ярминкәгә дуңгыз, ат, сыер ите алып килгән. Итләрне шундук чират торып алып та бетергәннәр, иртәнге 9 га өстәлдә бары дуңгыз ите генә калган. Хуҗалык җитәкчесе Валерий токарев әйткәнчә, бу көнне...
Бөгелмәләр гадәттәгедән очсызрак бәягә ит, сөт продуктлары, бал, йомырка, тавык, яшелчә-җимешләр, казылык һәм башка төр азык-төлек сатып алдылар.
"Рассвет" ҖЧҖ ярминкәгә дуңгыз, ат, сыер ите алып килгән. Итләрне шундук чират торып алып та бетергәннәр, иртәнге 9 га өстәлдә бары дуңгыз ите генә калган. Хуҗалык җитәкчесе Валерий токарев әйткәнчә, бу көнне керем 200 мең сумнан артып киткән.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә Бөгелмәнең "Просто молоко" җәмгыяте продуктларга зур сорау белән сату итә. Биредә, гадәттәгечә, һәрвакыт чират. "Бүген безнең товарлар кибетләрдәгегә караганда очсызрак, барысына да 10 процент ташлама ясыйбыз. Халык без җитештергән сөт продуктларның сыйфатын да, тәмен дә белән, шуңа күрә бик теләп сатып алалар. Бигрәк тә сыр һәм ак майны үз итәләр", - дип сөйли "Просто молоко" ҖЧҖ товар һәм сбыт бүлеге начальнигы Татьяна Архипова.
Ярминкәдә барлыгы 39 сәүдә урынында 1 миллион 979 мең сумлык продукция сатылган, дип хәбәр итә муниципаль район порталы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа