Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кичә Бөгелмәдә чаңгы сезоны ачылды

Кичә "Чаңгы Базасы" территориясендә 31 нче чаңгы эстафетасы үтте, ул спорт сезоны ачылуга багышланды. Ярышлар ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында 4 категориядә үтте: - югары һәм урта һөнәри белем бирүче уку йортлары; - шәһәр мәктәпләре; - район мәктәпләре; - предприятие һәм оешмалар. Стартка 37 ир-ат һәм 32 хатын-кыз командасы чыкты....

Кичә "Чаңгы Базасы" территориясендә 31 нче чаңгы эстафетасы үтте, ул спорт сезоны ачылуга багышланды. Ярышлар ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында 4 категориядә үтте:

- югары һәм урта һөнәри белем бирүче уку йортлары;

- шәһәр мәктәпләре;

- район мәктәпләре;

- предприятие һәм оешмалар.

Стартка 37 ир-ат һәм 32 хатын-кыз командасы чыкты. Спорт бәйрәмендә барлыгы 250дән артык кеше катнашты.

Эстафетаны ачу тантанасында сәламләү сүзе белән Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков чыгыш ясады. Ярыш нәтиҗәләре буенча, җиңүче командаларга һәр категориядә дә тиешле дәрәҗәге грамоталар һәм кубоклар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса