Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Киберҗинаятьчеләр Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталына һөҗүм иткән

Киберҗинаятьчеләр порталның әлеге өлешеннән файдалану мөмкинлеген тапкан.

Җинаятьчеләр Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталына рөхсәтсез керү омтылышын ясаган. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Нәтиҗәдә, киберҗинаятьчеләр «ТР Дәүләт хезмәтләре порталының мәгълүматлар өлешеннән файдалану мөмкинлеген ала алган», дип билгеләп үтәләр ведомствода.
Рөхсәтсез үтеп керергә омтылу факты буенча гариза РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсенә җибәрелгән.
Татарстанның мәгълүмати технологияләр үзәге мәгълүматлары буенча, республикада 2019 елда Дәүләт мәгълүмат ресурсларына 2545 һөҗүм омтылышы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса