Хәзер бөгелмәлеләргә “онлайн” режимында җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын алу мөмкинлеге бар
ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында җирле үзидарә органнарына җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын әзерләү һәм бирү өчен гариза электрон рәвештә бирү хезмәте гамәлгә ашырылды.
Әлегә хезмәт пилот режимында эшли һәм Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетына гариза бирү өчен ачык.
Җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын алу өчен түбәндәге адымнарны үтәргә кирәк:
* Җир кишәрлегенә һәм кишәрлектә урнашкан күчемсез милек объектларына хокук билгеләү документларын әзерләргә;
• Җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын алуга гариза бирү. (Гаризаны электрон рәвештә бирү өчен хезмәт күрсәтү порталында ЕСИА хисап язмасы белән 2 дәрәҗәдән дә ким булмаган авторизация мәҗбүри шарт булып тора);
• Порталда гариза статусын тикшерү.
Җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын әзерләү һәм бирү гариза теркәлгәннән соң 14 эш көне эчендә бирелә. Җир кишәрлегенең элек расланган шәһәр төзелеше планының дубликатын бирү гаризадан соң 4 эш көне эчендә башкарыла.
Яңа хезмәт дәүләт хезмәтләре порталының төп битендә “Төзелеш” бүлегендә урнашкан.
Хезмәт турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сайтта алырга мөмкин: https://uslugi.tatarstan.ru/service/detail/15701 ТР Цифрлы үсеш министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа