Хыялын тормышка ашырган
Эльмира Фирдәвес кызы Нуруллина чыгышы белән Мөслим районы Әмәкәй авылыннан. Ул кечкенәдән үк укытучы булырга хыяллана. Хыялын тормышка ашыру өчен Эльмира Минзәлә педагогия училищесына укырга керә.
Инде менә 18 ел Карабаш 2нче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыта. Әлмәт дәүләт муниципаль институтында укып, югары белем алган еллары да артта калды. Ул талантлы укытучы булып өлгерде.
Эльмира Фирдәвес кызы – гаилә учагын саклаучы ана да, ир хатыны да. Алар ире Илнур белән акыллы, тыйнак кыз һәм ул үстерәләр. Алсу белән Илдар – әти-әниләренең горурлыгы да, киләчәккә ышанычлы терәге дә.
Укытучы халык педагогикасына, матур әдәбиятка, туган телне үстерүгә зур әһәмият бирә. Аның төп бурычы – укучыларга туган телне, әдәбиятны тирәнтен өйрәтү, халкыбызның бай рухи мирасын пропагандалау, балаларда милли үзаң, горурлык хисләре тәрбияләү. Эшен чын күңелдән яратып башкара; үз фәнен башка фәннәр, тормыштагы вакыйгалар, әхлак темалары белән бәйләргә тырыша Эльмира Фирдәвес кызы.
Хезмәтенең беренче елларында ук “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәге оештыра. Яшь хәбәрчеләрнең иҗади эшләре еш кына район газетасында басыла, “Энҗе бөртеге” бәйгесендә җиңүләргә ирешә.
Эльмира Нуруллина укучыларның иҗади күзаллауларын үстерүгә, укыту-тәрбиягә милли төбәк компонентын кертүгә дә нык игътибар итә. Шуның нәтиҗәсендә республика күләмендә оештырылган бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә призлы урыннар яулаган укучылары – аның горурлыгы. “Егет солтаны”, “Нәүрүз гүзәле” бәйгеләрендә, шәһәр һәм республика олимпиадаларында да Эльмира Фирдәвес кызының укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.
Эльмира Нуруллина – бик таләпчән педагог һәм сыйныф җитәкчесе дә. Балалар һәм ата-аналар аны хөрмәт итәләр.
Үз эшенә бирелгән, тынгысыз һәм сәләтле мөгаллимәне “Фидакарь укытучы” исеменә тәкъдим итәбез.
Гөлшат Бельская,
Карабаш 2нче урта мәктәбе директорының укыту-тәрбия мәсьәләләре буенча урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа