Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Хыялым тагын китап чыгару

Бөгелмә шәһәре үзәк китапханәсенең баш китапханәчесе Надежда Дмитриевна Ефимова мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантлар бәйгесендә “Таяныч һәм абруй” номинациясендә җиңүче булды.

Надежда Дмитриевна, исәнмесез! Сезнең вакыт гел тыгын. Кайчан карама

 – Сез гел иҗатта: китап та язасыз, укучылар белән дә аралашасыз, әдәби һәм мәгълүмати кичәләр дә оештырасыз. Әле профессиональ бәйгеләрдә дә катнашырга өлгерәсез. Әңгәмәбезне нәкъ менә сезнең тормышта булган соңгы истәлекле вакыйгадан башлыйсым килә. Мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантлар конкурсында катнашырга Сезне нәрсә этәрде. Катнашу авыр идеме, ничегрәк үтте бу бәйге?

– Дөресен генә әйткәндә, әлеге бәйгедә катнашу минем тормышта көтелмәгән вакыйга булды. Мондый бәйгеләрнең беренче адымында, гадәттә, портфолио җыеп жюри хөкеменә җибәрәләр. Аннан сайлап алу

этабын узсак, үз эшләребезне яклый идек... Хәзер, әлбәттә, болар барысы да онлайн уза. Быел да мине тәкъдим иттеләр, ләкин минем катнашырга теләгем юк иде. Методик бүлеккә зур рәхмәт, бәйгегә җибәрү өчен, кирәкле документлар пакеты җыярга булыштылар, хәтта мин җиңүгә өметләнмәсәм дә. Мине “Таяныч һәм абруй” номинациясендә җиңүче исе-менә лаек дип санаганнары өчен конкурсны оештыручыларга да зур рәхмәт. Анда катнаша алуыма шатмын.

– Надежда Дмитриевна, якыннарыгыз Сезне Алёна дип йөртә. Әңгәмәбезне бүген кем белән алып барабыз? Алёна

Дмитриевна беләнме, әллә Надежда Дмитриевнамы?

–  Паспортым буенча, мин Надежда. Сез дөрес әйтәсез, туганнарым һәм дусларым мине Алёна дип атыйлар. Балачактан ук миңа барысы да шушы исем белән эндәштеләр. "Рәсми" исемем турында тәүге тапкыр беренче сыйныфта белдем. Укытучым сыйныф белән таныша башлады, минем исемемне атый – мин җавап бирмим... Соңыннан Надя исемле кызчык мин икәне ачыкланды. Бу мине бик тетрәндерде. Әле дә бу исемне кабул итә алмадым – ул минем өчен чит. Хәзер исә ике исемем булу яхшы дип уйлыйм: “явыз күзләрдән саклый”. Барлык иҗат җимешләремне, хезмәтләремне Алёна Ефимова дип кул тамгалыйм.

– Алёна Дмитриевна, китап-ханә Сезнең тормышка кайчан һәм ничек килеп керә?

– Китапханә тормышыма башлангыч сыйныфларда укыганда ук керә. Анда барып, китап-лар укырга, рәсемнәрен карап утырырга, аларны киштәләрдә төзәтергә яраттым. Сигезенче сыйныфта укыганда киләчәк тормышым турында уйлана башлагач, минем иң яраткан шөгылем китап уку дигән нәтиҗәгә килдем. Шуңа күрә алдагы тормышымны китапханәсез күз алдына китерә дә алмаганымны ачык-ладым. Мәктәпне тәмамлагач, минем алдагы юлым билгеле иде – мәдәният институтының китапханә бүлегенә.

– Магадан өлкәсе белән Бөгелмә арасы шактый зур. Татарстанга Сезне нинди җилләр китерде. Бөгелмәне туган ягыгыздай ярата алдыгызмы?

– Тормыш бит ул могҗиза. Язмыш җиле мине иремнең туган ягына – Татарстанга китерде. Туган ягым Магадан өлкәсеннән аерылуны, бик авыр кичердем, күнеккәнче озак вакыт үтте. Ләкин Бөгелмә миңа беренче көннән үк җыйнаклылыгы, гүзәл табигате, ниндидер үзенә генә хас булган тынычлыгы белән ошады.

– Эш дәверегездә Сез бик күп проектлар язып, чынга ашырдыгыз. Шуларның берсе “Сирәк китаплар һәм китапханә тарихы музее”. Музеегыз турында сөйләп узсагызчы.

– Киләчәк сирәк китаплар фондын оештыру теләге миңа 1нче филиалда эшләгәндә уянды. Китапханә китаплары арасында революциягә кадәр нәшер ителгәннәрен таптым: 1911 елгы Грибоедов, XX гасыр башындагы Жуковский һ.б. Мондый сирәк китаплар игътибарсыз калулары мине борчыды, аларны аерып җыя башладым. Бу шөгылемне китап укучылар да куәтләде: үзләре дә борынгы китапларын миңа бүләк итә башладылар. Үзәк китапханәгә күчкәч, сирәк китаплар фонды тагы да баеды. Җыелган китап-лар бүлеген башта без "Сирәк китаплар фонды" дип атадык, һәм аны тантаналы рәвештә 2007 елда ачтык. Бүлек актуальлеген исбатлады, һәм 2014 ел-

да аңа аерым бүлмә бирелде. Шул ук елны аның исемен “Китапханә тарихы һәм сирәк китаплар музее” дип үзгәрттек. Музей иске китаплар белән беррәттән, искиткеч тематик альбомнар белән тулыланды. Минем уйлавымча, хәзер алар музейның энҗе бөртеге.

– Алёна Дмитриевна, бел-гәнемчә, Сез китаплар белгече генә түгел, ә үзегез дә язасыз әле. Әле күптән түгел генә Сезнең үз басма китабыгыз чыкты. Китап язу авырмы? Иҗат җимешегез белән таныштырыгыз әле.

– Музеемда тупланган, өлкән-рәк хезмәттәшләрем җыйган альбомнар, әңгәмәләр белән танышканда, мин акрынлап китапханәләр турында бик күп кызыклы мәгълүмат туплаган идем.

Үзәк китапханәнең 100 еллыгы алдыннан директорыбыз Наилә Мәгъсүм кызы миңа китапханәләрендә генә түгел, музейларда, редакциядә, архивта да китапханә тарихы турында тулырак мәгълүмат җыеп язарга кушты. Дөресен әйтергә кирәк, мине бөтен җирдә дә бик җылы каршы алдылар, төрле яклап ярдәм иттеләр. Эш бик авыр булды. Материал җыйгач, китап бастыру турында уйлана башладым. Ирина Николаевна Төхвәтуллина белән бергә язган “Кече Ватан тарих проектында” хезмәте шулай туды. Ул “Бөгелмә китапханәләре шәһәр тарихында” дигән китап бастыруга грант ярдәме алды.

– Алёна Дмитриевна, белгә-немчә Сез сөйкемле хатын, яраткан әни, ягымлы әби дә әле. Гаиләгез Сезнең иҗатыгызга ничек карый.

–  Яраткан ирем, гаиләм булмаса, мин китап язудан баш тартыр идем. Чөнки мәгълүмат җыю минем бөтен эш вакытын алды. Китапны эшкәртү һәм язу өчен көндез бер дә вакыт калмый иде. Боларның барысын да, кичләрен, өйдә эшләргә туры килде. Ирем минем бөтен өй вазыйфаларын үз өстенә алды, хәтта кичке аш әзерләүдән туктаган идем мин китап язган вакытта.

Игорь: "Син яз гына, яз. Сиңа язарга кирәк бит..", – дип куәтләндерә иде. Аның бу мөнәсәбәте иң мөһим булып чыкты, сөйгән ярым эшемә аңлап карады. Мин аңа моның өчен чиксез рәхмәтле.

– Бүген нәрсә өстендә эшлисез?

– Хыялым – тагын бер китап чыгарырга. Моның кайчан булачагын белмим. Хәзер мин Бөгелмә язучылары турында мәглүмат туплыйм. Күпләр белән шәхсән таныш идем, кайберләре белән әлеге эш нәтиҗәсендә таныштым,

ә кайсылары, кызганычка

каршы, бакыйлыкка күчкән. Алар арасында шагыйрьләр, прозаиклар, тарихчылар бар. Минем өчен бу эш рухи канә-гатьлек китерә. Күп язучыларыбыз югары авторлык дәрә-

җәләрендә танылмаган, әмма без – бөгелмәлеләр алар турында һичшиксез белергә тиеш.

– Яңа ел алдыннан укучыларыбызга нәрсә теләр идегез?

– Яңа елда бөтен бөгелмә-леләргә могҗизалар, теләк-ләренең чынга ашуын, куйган максатларына ирешүләрен, иң мөһиме – барысы да саусәламәт булуын телим. Китап-ханәче буларак, барысы да безнең китапханә укучыларына әйләнеп, күңелләренә рухи азык тапсыннар. Тормыш юлларында бары тик яхшы кешеләр, якты китаплар очрасын.

– Алёна Дмитриевна, әңгәмә-гез өчен зур рәхмәт! Барлык те-ләкләрегез дә чынга ашсын!

Айсылу НУРЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса