Хәрбиләрдә – кунакта
Агымдагы елның 8 апрелендә Бөгелмә муниципаль районы белән Удмурт Республикасының Кизнер бистәсендә урнашкан 53701нче хәрби часть арасында шефлык элемтәләре турында килешү төзелде. Бүгенге көндә безнең шактый егетләребез анда хезмәт итә.
Август башында Бөгелмә делегациясе әлеге шефлыкка алынган частьта булып, Милли татар ашханәсе көне үткәрде. Хәрбиләр татар халкы мәдәнияте белән танышып, милли ашларны авыз итә алды. Бөгелмә делегациясе исә, үз чиратында, хәрби часть эшчәнлеге, андагы хәрби техника, инженерлык-кораллану, хәрбиләрнең көнкүреше һәм хезмәт шартлары белән танышу мөмкинлегенә ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia