Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Хәрби хезмәткә чакыру көне

Бөгелмәнең “ Ялкын” приютында хәрби хезмәткә чакырылучы көнен билгеләп үттеләр

      Приютта тәрбияләнүче  егет һәм кызларга кунакка чын хәрби килде, ул - үз тормышын һөнәри армия белән бәйләгән  Кадет мәктәбенең элеккеге курсанты Марат Абдуллин. Кунак ялкынлыларга Курил утрауларында урнашкан үз хәрби бүлеге, андагы хезмәт итү үзенчәлеге, һәр солдатның Ватан алдындагы җаваплылыгы турында сөйләде.

Балаларны армия тормышының бар ягы да кызыксындырды, сораулар шактый күп яңгырады: армиядә кайчан һәм ничәдә йокыдан торалар, ничә тапкыр ашаталар, көндезге йокы бармы, хезмәт күрсәтүдә нинди техника бар, өйрәнүләр ничек еш уза, солдатлар ГТО нормаларын тапшырамы һәм ничек хәрби булырга?

     Үз чиратында, малайлар һәм кызлар да үз һөнәрләрен күрсәттеләр: чиста һәм тиз итеп бәрәңге чистарттылар,  физик күнегүләр буенча ярыштылар.

Бәйрәмне тагын да ямьләндереп җыр-биюдә   осталыкларын күрсәттеләр. Соңыннан балалар солдатка үз куллары белән әзерләгән  батырлык һәм ныклык символы булган “Бәхет агачы”н  бүләк иттеләр.

 

Фирдәвес ГЫЙЛМАНОВА,

тәрбияче

 Элеонора ФӘТКУЛЛИНА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса