Хөкемгә тартылдылар
Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе хәбәр итә.
22–27 декабрьдә җәмәгать судьялары бер ачык суд утырышы үткәргәннәр, анда исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән административ җаваплылыкка тартылган Ринат Минсәгыйр улы Лотфуллинга карата эш каралган. Хокук бозучыны 1 ел һәм 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иткәннәр, 30 мең сум күләмендә штраф билгеләгәннәр. Хөкем карары әлегә үз законлы көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia