Хөкемгә тартылдылар
Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе хәбәр итә.
15 декабрьдән 21 декабрьгә кадәрге чорда җәмәгать судьялары Рөстәм Сәгыйт улы Гатинга, Гыйлман Гыйлфан улы Котлыгилдинга, Кирил Вадимович Куклинга, Алмаз Рәфис улы Гыйззәтуллинга, Равил Риф улы Фәйзуллинга һәм Рәнас Рөстәм улы Хаковка карата ачык суд утырышы уздырганнар. Алар медицина тикшерүе узу турында законлы таләпләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылганнар. Хокук бозучыларга 1 ел да 6 айга һәм 1 ел да 7 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләнгән. Хөкем карары әлегә үз законлы көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia