Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хисап сессиясендә бөгелмәлеләргә лаеклы бүләкләр тапшырылды

Бөгелмә муниципаль районы Советының хисап сессиясендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бөгелмәлеләргә бүләкләр тапшырды.

«Факел» спорт мәктәбенең йөзү буенча тренеры Сергей Кузнецов һәм «ЮВТ АЭРО» очу хезмәтенең 1нче авиация эскадрильясы командиры Риф Хәмзин «Фидакарь хезмәт өчен» медальләренә лаек булдылар.

«Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медале «Татнефть» ГАҖ БМЗ электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер Александр Сановка тапшырылды.

Бөгелмә территориаль сайлау комиссиясе рәисе Вячеслав Наумов РФ Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

«Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» мактаулы исеме 2нче лицей директоры урынбасары Наталья Бронниковага бирелде.

Бюджет палатасы җитәкчесе урынбасары Людмила Шаталова Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатына лаек булды.

Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Артур Гершиковка, Кодаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равил Хәсәновка, анестезиология бүлеге мөдире Рафаэль Җамалетдиновка, Акбаш күп функцияле үзәк мөдире Тамара Трифоновага ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса